

Һәрбер яңа санны көтеп алып укучы Ралия белән Әниф Сәгъдиевлар бу юлы «Атна саен бүләк» уенында уңыш сынап карадылар һәм бүләккә ия булдылар. Бу җиңү — аларның район матбугатына булган озак еллык олы мәхәббәтенә тагын бер матур бүләк.
Сәгъдиевларның һәркайсы район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт кешеләре. Әниф Динислам улы гомере буе җаваплы вазифаларны башкарган: колхозда зоотехник һәм партия оешмасы секретаре, авыл советы рәисе, колхоз җитәкчесе, май заводы директоры булып эшләгән. Ралия Фәйзелхан кызы мәктәптә, балалар бакчасында, авыл Советында һәм колхозда исәп-хисап эшен алып барып, хөрмәт белән лаеклы ялга чыккан.
Аларның бергә яши башлауларына тиздән 45 ел тула.
«Гәзитне бала чактан ук яратып укыйбыз. Өйләнешкәч тә, аннан аерылганыбыз булмады. Башта беребез, аннары икенчебез укып чыгабыз, һәр санын икөтеп алабыз. Элек кочак тутырып гәзит-журналлар ала идек, хәзер инде төп киңәшчебез, яраткан басмабыз – үзебезнең район гәзите генә калды», – ди алар.
Сәгъдиевлар үзләренең сөекле басмаларын вакытында китереп җиткерүче почтальон Гөлнария Шагаеповага да чиксез рәхмәтле. Эшенә җаваплы караган, һәрвакыт көләч йөзле Гөлнарияне алар үз кешеләре кебек күреп яраталар һәм хөрмәт итәләр.