

Ашламалар Фосфор һәм калийны без сентябрьдә керттек инде. Хәзер магний, тимер һәм микроэлементлар (хелат тимер, компост) кирәк.
Туфрак кипшергә тиеш түгел. Суны тамыры астына керәбез (өлкән куак - 20-30 л, яшь - 10-15 л). Тирәлек әйләнәсен таҗ яки коелган ылыс белә\н мүлчәлибез. Температура 0 С ка кадәр төшкәч, туктыйбыз.
Санитар кису. Метельчатая гортензиянең коры чәчәкләрен, авыруларны һәм сынган ботакларын җыябыз. Эре яфраклыныкын: бары авыру частьларын гына! Ул узган ел бәбәкләрендә чәчәк бөреләре сала. Авырулардан саклау Гөмбә күрдегезме? Куаклыкларны фунгицидлар белән эшкәртегез. Тиз арада Скор һәм Топаз мучнистая росадан коткарачак. Хорус һәм Ракурс хәтта 5°C та нәтиҗәле эшли. Иммунитетны ныгыту өчен Эпин яки "Циркон" сибегез.
Гортензияне яхшы итеп караганда, 20 дән 50 яшькә кадәр яшиләр! Ә иң карт чибәркәй Италия монастыре бакчасында XIV йөздән үсә. Үсентеләрне көз көне дә (салкыннарга 3-4 атна кала) утыртырга була, әмма иң ышанычлы вариант - язгы утырту. Матурлык өчен төп-3 сорт: Phantom - гигант 2,5 м га кадәр, ак төсне сиренево-алсу төскә үзгәртә. Vanille Fraise - кабарынкы шапкалар, ак төсне кура җиләге төсенә үзгәртә . Bobo - компактлы (1 м га кадәр), зур ак-алсу шапкалар белән бакчагызны бизәр.
Рәүзәнә Хаматнурова, «Рәсәй авыл хужалыгы узәге» филиалынын Балтач районара булеге баш агрономы