

Балан бәлеше, балан катыгы, кайнатма, рулетлар... Бүген район мәдәният сарае алды чын мәгънәсендә балан бәйрәме мәйданына әверелде. “Яшь килен” республика этноконкурсы кысаларында узган “Кызыл балан бизәкләре” фестиваль-күргәзмәсендә җиде район вәкилләре милли ризыклар әзерләү осталыгын күрсәтте, җыр-моңнарын бүләк итте, ә бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе барысы бергәләп зур балан бүкәне җыю булды.
Көзнең үзенә генә хас яме бар. Агачлар алтынсу яфракларын коя, бакчаларда соңгы уңыш җыела, ә балан куакларында кып-кызыл тәлгәшләр күз явын ала. Әлеге җимеш халкыбызның көнкүрешендә элек-электән аерым урын биләгән. Баланнан әзерләнгән ризыклар табын түрендә булган, аның турында җырлар чыгарылган, риваятьләр сөйләнгән. Бүген исә шушы бай мирас Балтач җирендә оештырылган фестивальдә яңадан җанланды.
Район мәдәният сарае алдындагы мәйданда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Аскын, Дәүләкән, Караидел, Бүздәк, Тәтешле, Краснокама һәм Балтач районнары вәкилләре үзләренең күргәзмә өстәлләрен әзерләгән иде. Һәркайсы кунакларны үзенә җәлеп итәрлек итеп бизәлгән, ә өстәлләрдәге ризыкларның төрлелеге хуҗабикәләрнең осталыгына сокланмый мөмкинлек калдырмады.
Баланнан ниләр генә әзерләмәгәннәр! Бер өстәлдә хуш исле балан бәлеше урын алган, икенчесендә балан катыгы, кайнатмалар, рулетлар һәм башка тәм-томнар. Һәр ризыкның үз тәме, үзенчәлеге бар. Кайберләре әби-бабайлардан калган рецептлар буенча әзерләнгән, икенчеләре хуҗабикәләрнең үзенчәлекле осталыгын чагылдырган. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә – төп урынны көзге табигатьнең бүләге — балан алып тора.
Фестивальгә килгән һәр районның күргәзмәсе үзенчә кызыклы иде. Арада шактый ерак юл үтеп килгән кунаклар да бар. Дәүләкән районы вәкилләре дә Балтач җиренә зур теләк белән килгән, үзләре әзерләгән милли ризыкларны алып килгән.
— Балтачка бик теләп килдек. Юлыбыз ерак булса да, мондый матур бәйрәмдә катнашуыбызга бик шатбыз. Балан бәлешләре һәм башка тәм-томнар әзерләп алып килдек. Аларның барысы да әбиләребездән калган рецептлар буенча пешерелгән ризыклар, — дип сөйләде Дәүләкән районы вәкиле Әлфирә Әбелгатина.
Фестивальдә Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльза Карамурзина да катнашты. Мәртәбәле кунаклар районнар әзерләгән күргәзмәләр белән танышты, баланнан пешерелгән бәлешләрдән һәм башка тәм-томнардан авыз итте.
Ә сый-хөрмәт ризыклар белән генә чикләнмәде. Һәр район үзенең милли аш-сулары белән беррәттән, җырлы-биюле күчтәнәчләрен дә алып килгән иде. Күргәзмә мәйданында бер-бер артлы дәртле көйләр яңгырады, җырлар башкарылды, биюләр оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр дә читтән генә күзәтеп тормады, күмәк җырларга кушылды, биюләрдән дәрт алды. Шулай итеп, мәдәният сарае алды тәмле ризыклар күргәзмәсенә генә түгел, ә җыр-моң, шатлык һәм аралашу мәйданына да әверелде.
Фестивальдә атнашучылар балан бәлеше һәм балан катыгы әзерләү буенча осталык дәресләре дә күрсәтте. Мондый чараларның әһәмияте аеруча зур. Чөнки милли ризыкның тәмен белү бер нәрсә булса, аны әзерләү серләрен өйрәнү, бу осталыкны киләсе буыннарга тапшыру бөтенләй башка мәсьәлә. Элек авылларда кыз балалар камыр басарга, бәлеш пешерергә, кышкылыкка җиләк-җимеш әзерләргә әниләре һәм әбиләре янында өйрәнгән. Бүген исә шушы тәҗрибәне уртаклашу өчен фестивальләр дә яхшы мөмкинлек тудыра.
Ә бәйрәмнең иң кызыклы өлеше зур балан бүкәне җыю булды. Анда катнашучылар да, кунаклар да бергә кушылды. Кызыл җимешле балан ботаклары бер-бер артлы уртак бәйләмгә тупланды. Гади генә күренгән бу эшнең артында халкыбызның күптәнге көнкүреш тәҗрибәсе ята.
Элек көзен җыелган баланны кышка саклау өчен җимешле ботакларын бәйләмнәргә туплаганнар. Мондый бәйләмнәрне балан бүкәне дип йөрткәннәр. Аларны салкынча урында элеп саклаганнар. Шулай итеп, балан кыш буена аш-су әзерләү өчен файдаланылган.
Балан бүкәне җыюның бүгенге бәйрәмдә дә үз мәгънәсе бар. Бергәләп башкарылган эш кешеләрне якынайта, уртак хезмәтнең кадерен искә төшерә. Ә бер бәйләмгә тупланган кызыл тәлгәшләрне төрле районнардан килгән кешеләрнең бердәмлеге белән дә чагыштырырга мөмкин. Һәркемнең үз осталыгы, үз традициясе, әмма барысын да берләштергән уртак хәзинә — халкыбызның мәдәни мирасы.
Баланның халык күңелендә тоткан урыны аш-су белән генә чикләнми. Ул күптәннән матурлык, мәхәббәт һәм гаилә бәхете белән дә бәйләп каралган. Шуңа күрә “Яшь килен” республика этноконкурсы кысаларында нәкъ менә баланга багышланган фестиваль оештырылуы аерым мәгънәгә ия. Гаилә кору, йорт учагын саклау, милли йолаларны дәвам итү кебек төшенчәләр бу бәйрәмдә табигый рәвештә бер-берсе белән үрелеп барды.
Бүгенге чара халкыбызның гореф-гадәтләре китап битләрендә генә сакланмый икәнен янә бер кат күрсәтте. Алар әниләребез пешергән бәлештә, әбиләребездән өйрәнгән рецептларда, бергәләп башкарылган эшләрдә яши. Шул традицияләрне белгән, аларны үз балаларына өйрәткән гаиләләр булганда, милли мирасыбызның киләчәге дә бар.
Иске Балтачта узган “Кызыл балан бизәкләре” фестивале тәмле ризыклар күргәзмәсе генә түгел, ә төрле районнарны, буыннарны һәм осталарны берләштергән җылы очрашу да булды. Көзге баланның кызыл тәлгәшләре исә бу көнне муллык, кунакчыллык һәм бердәмлек билгесенә әверелде.