

Метеошартлар ноябрьдә, яңгырлар башлангач үзгәрәчәк.
Синоптиклар октябрь ахырына һәм ноябрьгә фаразлар бирде. «Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, бу айда көндез һава +10, +11 градуска кадәр җылыначак. Төнлә +5, +6 градус көтелә. Һава температурасының түбәнәюе ноябрь башында булачак. 2нче ноябрьдән яңгырлар көтелә, термометр баганасы көндез +5 градуска кадәр төшәчәк.
7 ноябрьдән көндез дә, төнлә дә -2 градуска кадәр булачак. 7, 8 һәм 9 ноябрьдә кар явачак. Аннан соңгы көннәрдә кар яңгырга алмашыначак, һава температурасы күтәреләчәк. Шул ук вакытта һава торышы тотрыксыз характерда булачак. Көндезге температура 0дән +4 градуска кадәр, ә төнлә термометр баганасы -3 градуска кадәр төшәчәк. Айның икенче яртысы яңгырлы булачак