Новости
21 Октября , 15:36

Майда отпуск алмагыз!

Белгеч моның сәбәбен аңлатты.

Добавить в предпочтительные источники Google

Киләсе елда отпускны март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрьдә алу отышлырак. Бу хакта ТАСС белән әңгәмәдә Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетында белдерделәр.

"Ялны бәйрәм көннәре азрак булган, эш көннәре күбрәк булган айларда рәсмиләштерү отышлырак. Гыйнварда бәйрәм көннәре күп, майда да, һәм бу бик яхшы. Әйтик, мартта, апрельдә, июльдә, августта, сентябрьдә яки киләсе елның декабрендә ял рәсмиләштерү отышлырак, бу айларда эш көннәре күп", — ди депутат Элеонора Кавшар.

Аның сүзләренчә, мартта Халыкара хатын-кызлар көне булуга карамастан, бу айда эш көннәре, мәсәлән, гыйнвар яки майга караганда, барыбер күбрәк.
ТАСС аңлатканча, сүз теркәлгән оклад алучы хезмәткәрләр турында бара. Эш отпускныйларның күләмендә түгел, ә айның ялдан калган өлеше өчен хезмәт хакында: айда эш көннәре никадәр азрак булса, финанс яктан шулкадәр отышсызрак.

Автор: