Новости
20 Октября , 05:47

“Венария апа пешергән ризыклар иң тәмлесе”

Бүген, 20 октябрь, Пешекчеләр көне.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Венария апа пешергән ризыклар иң тәмлесе”“Венария апа пешергән ризыклар иң тәмлесе”
“Венария апа пешергән ризыклар иң тәмлесе”

Пешекче — барысына да  билгеле һөнәр. Күпләр бу эшне гади, җиңел эш дип уйлый. Әмма мәктәп туклануы турында сүз барганда, бу эшчәнлекнең яңа яклары ачыла. Мәктәп ашханәсе пешекчесе — сәламәт туклану нигезләрен аңлап эш итәргә тиеш. Үсеп килүче балалар организмы өчен туклану  балансланган, витаминнарга бай булырга тиеш. Укучыларның иммунитетын ныгыту —  мәктәп пешекчеләренең тагын бер мөһим бурычы.

  «Барлык ризыклар да балансланган булырга һәм катгый нормалар һәм кагыйдәләр буенча әзерләнергә тиеш. Ризыклар тәмле генә түгел, файдалы булуына  игътибар итәм»,— ди Тучыбай мәктәбе пешекчесе  Венария Шәвәлиева .

Ул  зур тәжрибәгә ия  һәм изге  йөрәкле кеше. Балалар рәхәтләнеп укый һәм дәрестә актив була алсын өчен дөрес һәм тәмле итеп туклануның  мөһимлеген аңлый. Венария Хәмитҗан кызының эш көне  бик иртә — беренче  дәрескә  кыңгырау чыңлаганчы ук башлана.  

Ашарга пешерү белән генә чикләнми пешекче: продуктларның сыйфатын тикшерә, аларның  төрлелеген күзәтә, исәп- хисап эшен  дә төгәл һәм вакытында эшләп бара.

     5 нче  сыйныф укучылары, Инзилә  Әсхәдуллина, Рушан  Ситдиков,   (сыйныф житәкчеләре Фәнизә Карагужина)  мәктәп пешекчесеннән   кыскача гына интервью алды.

—Венария  апа, шундай изге,  кирәкле һөнәргә  нинди уку йортында өйрәндегез?

—Урта мәктәпне  тәмамлагач 1987-1990 нчы елларда  Уфа механика-технология техникумында укыдым. Аннан соң  1 нче Уфа икмәк комбинатында икмәк-күмәч эшләнмәләре контролёры булып ике ел эшләдем.

—Сез эшегезне, Венария апа,  кайда дәвам иттегез? Пешекче һөнәренә тугры калдыгызмы?

—Әйе, мин үземнең эшемне  бик яратам, тугры калдым. 1992 нче  елдан алып  бүгенге көнгә кадәр Тучыбай урта мәктәбендә укучыларны  тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Балаларның яратып, тәмләп ашаулары   минем өчен зур шатлык.

—Венария апа, озак һәм намуслы хезмәтегезне баһалаган нинди бүләкләрегез бар?

—Эшемне күреп, баһалап  төрле наградаларга тәкъдим итүләре өчен Тучыбай урта мәктәбе администрациясенә зур рәхмәтемне белдерәм. Республикабызның   Азык-төлек сәнәгате министрлыгыннан  бирелгән  Мактау кәгазе минем өчен аеруча кадерле.
—Венария апа, безне, укучыларны, тәмле ризыклар белән сыйлавыгыз  өчен Сезгә  мәктәп укучылары исеменнән зур  рәхмәт.  Сезне ћөнәри бәйрәмегез – Пешекче көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар, бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек телибез.
—Венария апа, интервью өчен  дә зур  рәхмәт!Бәйрәмегез белән!

Автор: