Новости
20 Октября , 10:21

Балтачлылар гәзиткә язылып, бүләкләр оталар

«Балтач таңнары» район гәзитенә алдагы яртыеллыкка язылучылар арасында «Атна саен бүләк» уены дәвам итә. Чираттагы тираж вакытында тагын өч райондашыбызга бәхет елмайды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтачлылар гәзиткә язылып, бүләкләр оталарБалтачлылар гәзиткә язылып, бүләкләр оталар
Балтачлылар гәзиткә язылып, бүләкләр оталар

Бу юлы кемнәр бүләк иясе булды дисезме? Тушкыр авылыннан хезмәт ветераны, гәзитебезнең кадерле дусты Әниф Сәгъдиев, Мишкәдән Дамир Янубаев һәм Тозлыбаштан Артем Киленбаев. Алар барысы да Иске Балтачтагы кибетләрнең берсенә бүләк сертификатлары оттылар.

Почта һәм редакция аша подписка рәсмиләштергән җиңүчеләребезне паспорт һәм ИНН документлары белән редакциябездә көтеп калабыз.

Әлегә гәзиткә язылып өлгермәгәнсез икән, борчылмагыз — уен дәвам итә. Анда катнашуның шартлары бик гади: гәзиткә кимендә ярты елга языласыз да, квитанция күчермәсен редакциягә китереп теркәтәсез. Бәхетле очрак сезне дә көтәдер!

Автор:Аида Хайртдинова