

Бу көнне сәхнә түренә Түбән Кансөяр авылыннан Нәфгать һәм Флүрә Гыйльмияровлар чакырылды. 1976 елда гаилә корган бу пар, хезмәт сөючәнлекләре һәм сабырлыклары белән үрнәк булып тора. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Горурланырлык та: уллары Нәфис — махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык өчен» медале иясе. Хәзер исә Гыйльмияровларны алты оныклары сөендерә.
Шулай ук Иске Балтачтан Әлферит һәм Сәйдә Әбулкарамовларның да гаилә тарихы соклану уята. 1976 елдан бирле бергә атлаучы бу пар тормыш юлларын хезмәткә багышлаган. Әлферит Тәлгать улы бүген дә яшь буынга үрнәк булып, мәктәптә үз эшен дәвам итә. Өч бала үстереп, бүген алар сигез оныкларының шатлыклы тавышларына куанып яшиләр.
Бу гаиләләргә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар — безнең төбәгебезнең чын горурлыгы.
Газим Талипов фотосы