Новости
14 Октября , 10:57

Мулланур хатынын кем көчләгәнен белми дә калды

Күп ан югалткан Ямиләне җигүле ат арбасына утыртып хастаханәгә алып барган ирне врачлар эт итеп тиргәп кайтарды. Мулланур бер нәрсә дә аңламады. Ике көннән хатыны күзләрен йомды. Мәңгегә...

Добавить в предпочтительные источники Google
Мулланур хатынын кем көчләгәнен белми дә калдыМулланур хатынын кем көчләгәнен белми дә калды
Мулланур хатынын кем көчләгәнен белми дә калды

Без яшәгән авыл янында электән үк качкылар күп булган дип сөйлиләр. Без үскәндә дә урманга җиләк җыярга баргач, өлкәннәрнең ул якта качкы күргәннәр, йөрмәгез, дип кисәткәннәре хәтердә калган. Күрәчәгебез булмагандыр, без үскәндә качкылар очрамады. Ә менә Ямилә әбинең үкенечле  язмышын оныклары әле дә әрнеп искә алалар.

Бөек Ватан сугышына кадәрге еллар. Ямилә йомышы төшеп күрше авылга бара. Билгеле, ул вакытта күп кеше җәяү йөри. Кайтырга чыкканда караңгыга кала. Юлы урман буеннан үтә. Карагайлар үскән җиргә җиткәндә ике ир кеше килеп чыга. Ямиләне көчләп урман эченә алып керәләр һәм шунда... көчлиләр. Таң алдыннан канга баткан хатын кайтып урынга егыла. Ире Мулланурга чирләдем ди. Ике көн ята. Ире ат җигеп хастаханәгә алып бара.

—Әй, абзый, хатыныгызны шулкадәр мәсхәрәләмиләр инде. Ни көнгә төшергәнсез... — дип Мулланурны тиргәп кайтаралар.

Ир бер нәрсә дә аңламый. Алып кайта хатынын. Хатын ике көн ыңгырашып ята да, җан бирә.

Үләр алдыннан күрше хатынга гына үзен юлда кайтканда ике таныш түгел ирнең көчләве турында әйтеп өлгерә Ямилә.

Әй бу язмышлар...  

Фото робот тарафыннан эшләнгән

 

Автор:Аида Хайртдинова