Новости
12 Октября , 16:05

Балтач- Борай юлы арасында- пошилар. Сак булыгыз.

Җәй ахырында һәм көз башында тояклы хайваннар, аерым алганда, пошиларның куышу вакыты башлана. Машина йөртүчеләргә бик тә уяу булырга кирәк. Алар трассаны кисеп чыгалар.  

Добавить в предпочтительные источники Google

Кыргый хайваннар катнашлыгында күпме аварияләр була, күпме кеше гомере өзелә. 

Бер көн эчендә ничә кеше Балтач һәм Борай арасында пошиларны күргән. Төркемдәшләребез видеолар белән уртаклашты.

Куышу вакыты ике айга кадәр дәвам итә, бу чорда ата пошилар аеруча куркыныч һәм кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Алар аз ашый һәм күп йөри: төнлә шактый ара үтәләр, шул исәптән автомобиль юлларына чыгып, куркыныч хәлләр тудыралар

 

  • Әгәр урман машина юлына якын урнашкан икән, тизрәк хәрәкәт итәргә рөхсәт бирә торган билгеләр урнашкан булса да, тизлекне сәгатенә 70-80 километрдан арттырмаска кирәк.
  • Зур хайваннарны, мәсәлән, поши яки боланнарны арттан әйләнеп узу яхшы. Шулай итеп, ерткыч курка һәм машинага һөҗүм итү куркынычы шактый аз.
  • Фараларны ялтыратып яки гудок белән хайванны куып җибәрмәгез: күзләре чагылган яки курыккан хайванның нишләячәген алдан белеп булмый. 

 

Автор:Рифина Нигамаева