Новости
10 Октября , 02:19

Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте

Бүген, 10 октябрь көнне,  районыбызның 13 егетен армиягә озаттылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә киттеБалтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте
Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте

Әле язын гына егетләребезне армиягә озаткан идек. Ни арада вакыт үтеп киткән, көзге чакырылыш та килеп җиткән.

Баланы читкә җибәрү кыен да, кызганыч та инде. Бүген дә ата-аналар никадәр авыр хисләр кичерсәләр дә, йөзләренә чыгармаска тырыштылар. Улым, кара мин еламыйм бит, дип булса да улларын юатырга тырыштылар.

Унөч егетнең барысы да диярлек һөнәр үзләштерергә өлгергән. Бүген Иске Балтачтан дүрт егет армиягә юлланды.  Данил Әхияров Нефтекама нефть колледжын тәмамлаган. Данил Тәҗетдинов Уфа шәһәрендәге колледжларның берсендә сату буенча  менеджер һөнәрен үзләштергән.Тимур Шакиров- пешекче,  Данир Шәймәхәмәтов Уфа авиация университетында укыган.  

 Түбән Карыш авыл биләмәсеннән 5 егет армиягә китте.  Югары Карыш авылыннан Чыңгыз Сафуанов, Түбән Карыштан Денис Нуртдинов. Алар икесе дә Нефтекама шәһәрендә колледж тәмамлаганнар. Начар авылыннан 3 егет изге бурычын үтәргә юлланды. Алар өч сыйныфташ. Радмир Арзагетдинов, Ленар Закиров, Зенир Хәйруллинар бергә уйнап үскән егетләр. Зенир Фәрдәт улы, Радмир  Рөстәм улы Бөре шәһәрендә төзүче һөнәрен үзләштергәннәр. Ленар  Альберт улы- производство мастеры.

 Иске Янбайдан Таһир  Әүхәдиев Уфа авиация университетын тәмамлаган.

Яңа Балтачтан Айнур Вәлинуров, Магашлы- Алмантайдан Тимур Салиев, Мишкә авылыннан Станислав Бадамшиннар да солдатлар сафын тулыландырачак.  

 Егетләрне хәрби хезмәткә  озатырга  ата-аналары, туганнары, дуслары килде. Озату тантанасында  БР Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач  районнары буенча хәрби комиссары Динар Тимербаев,  Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы  Максим Ахтариев, Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм инвалидларының  иҗтимагый оешма рәисе Фәнил  Галимов, Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтовлар котладылар, изге теләкләрен юлладылар.

Ватан Сакчылары көчле булганга  илебез тыныч тормышта яши. Армия—тормыш мәктәбе, аннан чын  ир- егетләр булып кайтыгыз, дигән теләкләр яңгырады. Ата-аналарга сабырлык теләделәр

Хәерле юл сезгә, егетләр, исән –имин туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз.

Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте
Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте
Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте
Балтач егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте
Автор:Рифина Нигамаева