Новости
9 Октября , 13:49

Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга

Бүген Туктай авылына керү юлы капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйгаТуктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга

Бүген Туктай авылына керү юлы капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды. Өч километр озынлыктагы юлны төзекләндерү “Башкортстан Республикасының транспорт системасын үстерү” дәүләт программасы кысаларында “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты һәм “Бердәм Россия”нең “Имин юллар” партия проекты буенча башкарылды. “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте башкарган эшләрнең гомуми бәясе 14 миллион 976 мең сум тәшкил итте.

Яңартылган юлны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Хазимарданова һәм авыл халкы катнашты.

– Юллар һәрвакыт мөһим. Алар авылларны район үзәге белән тоташтыра, кешеләргә эшкә, укуга, медицина учреждениеләренә барып җитәргә мөмкинлек бирә. Юлның торышы хәрәкәт уңайлылыгына гына түгел, кешеләрнең иминлегенә дә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа күрә юлларны төзекләндерүгә аерым игътибар бирәбез. Туктай авылына керү юлының яңартылуы – авыл халкы өчен әһәмиятле вакыйга. Яңа юл озак еллар хезмәт итсен, авыл халкы һәм кунаклар өчен уңайлы булсын, – дип билгеләп үтте район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Тантанада катнашучылар яңартылган юлның авыл тормышы өчен әһәмиятен ассызыклады. Сыйфатлы юл көндәлек мәшәкатьләрне җиңеләйтә, авыл белән район үзәге арасындагы бәйләнешне ныгыта.

Авыл халкы исеменнән Анастасия Фархутдинова да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Капиталь ремонттан соң Туктайга керү юлы яңарды, хәзер авылга кайту һәм башка җиргә бару уңайлырак булачак, дип билгеләде ул.

Тантананың истәлекле мизгелләренең берсе юлны символик рәвештә ачу булды. Балалар күккә шарлар очырганнан соң, яңартылган юлдан беренче автомобильләр узды. Мәктәп укучыларын йөртүче автобусның да яңа юлдан хәрәкәт итүе чарага аерым мәгънә өстәде.

Туктай халкы өчен яңартылган юл – көндәлек тормышта сизелерлек уңай үзгәреш. Иң мөһиме, ул озак еллар хезмәт итсен, авыл халкына һәм юлдан йөрүчеләргә уңайлык китерсен.

Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Туктай халкы өчен шатлыклы вакыйга
Автор: