

Бүген Республика көне уңаеннан Иске Балтачның Көньяк микрорайонында яңа аллея ачылды. Башлангыч мәктәптән Үзәк урамга кадәр сузылган 1174 метрлы җәяүлеләр юлы халык өчен уңайлы ял итү һәм йөрү урынына әверелде. Асфальт түшәлгән юл заманча яктырту системасы белән җиһазландырылган, биредә ял итү урыны да булдырылган.
Объект “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты һәм “Бердәм Россия”нең “Шәһәр мохите” партия проекты кысаларында төзелде. Гомуми бәясе 11 миллион сумнан артык тәшкил иткән эшне “Торговый Дом Ресурс” җәмгыяте билгеләнгән вакытта тәмамлады.
Әлеге объектны булдыруны район халкы 2025нче елда Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү барышында сайлаган иде.
Мөһим тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Гөлчәчәк Хазимарданова, подряд оешмасы вәкилләре һәм биредәге микрорайонда яшәүчеләр катнашты.
Чарада чыгыш ясаган җитәкчеләр һәм кунаклар авыл территорияләрен төзекләндерүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Яңа аллея – кешеләрнең көндәлек тормышын уңайлырак итүгә юнәлтелгән эшләрнең берсе. Яктыртылган җәяүлеләр юлы кичке вакытта да йөрү мөмкинлеге бирә, ә ял итү урыны микрорайон халкы өчен өстәмә уңайлыклар тудыра.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Кашшаф Ямалетдинов Балтач районының елдан-ел тиз үсеш алуын белдерде. Ул биредә яшьләрнең спортка зур кызыксыну белдерүен билгеләп, яңа аллеяның “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына йөрүчеләр өчен дә әһәмиятле булуын ассызыклады.
– Балтач районы тиз үсеш ала. Биредә спорт белән шөгыльләнүче яшьләребез күп. Яңа аллея аларга «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү комплексына хәвефсез һәм уңайлы юлдан йөрү мөмкинлеге бирә. Бу – район халкы, аеруча яшьләр өчен мөһим һәм кирәкле объект, – диде Кашшаф Ямалетдинов.
Көньяк микрорайонда яшәүчеләр исеменнән Эльмира Солтанова чыгыш ясады. Махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше буларак ул гаиләсе өчен дә мондый уңайлы урынның әһәмиятен билгеләп үтте.
– Мондый аллея ачылуга бик шатбыз. Хәзер бөтен гаилә белән, балаларны ияртеп, саф һавада йөрергә, ял итәргә урын бар. Мондый урынны күптәннән көтә идек. Кич белән өйдән чыгып, тыныч кына йөреп керү, танышларны очрату, аралашу өчен дә бик уңайлы. Авылда шундый матур урыннар күбрәк булсын иде, – диде Эльмира Солтанова.
Тантананың кульминациясе кызыл тасманы кисү булды – яңа аллея рәсми рәвештә ачылды. Иске Балтачның Көньяк микрорайонында яшәүчеләр өчен тагын бер төзекләндерелгән җәмәгать урыны барлыкка килде.