Новости
7 Октября , 14:08

Балтач районында йөклеләр алтынга тиң

Бүген,  7 октябрь  көнне, Яшьләр үзәгендә Йөклеләр көне узды.    

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиңБалтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач районында йөклеләр алтынга тиң

Балтач  районында йөклеләр  саны бик аз. Бүгенге көндә 36 булачак әни хатын-кызлар консультациясендә исәптә тора. 

 Бүген 8 йөкле хатын-кыз очрашуга килгән иде. Чарага килгән булачак әниләр барысы да әни булу, бала табу һәм аны тәрбияләү серләрен белә.

Алар арасында икенчегә бәби көткәннәр икәү генә иде. Өченчегә, җиденчегә һәм хәтта сигезенчегә бәби алып кайтырга карар иткән батыр йөрәкле хатын-кызлар алар.

 Чарада район үзәк больницасының баш табибы Салават Гыйльметдинов катнашты. Ул булачак әниләргә изге теләкләрен юллап, розалар бүләк итте.  

 Врач- гинеколог Эльвира Хөснуллина  да булачак әниләрне бәйрәм уңаеннан котлады һәм киңәшләрен бирде. Ул ана карынында бала үсешенең үзенчәлекләре хакында сөйләде.

 Озак еллар акушерка булып эшләгән Миләүшә Гыйззәтова, Яшьләр үзәге директоры Гөлчәчәк Сафетдинова бәйрәм уңаеннан котлап, изге теләкләрен юлладылар.

Врач -педиатр Светлана Суфиянова балалар тудыру бүлегендә узган тәүге көннәр, әниләрнең күкрәк белән имезүе, сабыйларның режимын булдыру кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды.

Социаль иминият һәм страховкалау бүлекчәсенең Балтач районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе  Әлфинә Кашфуллина, Халыкны эш белән тәэмин үзәге белгече Айгөл Гыйльметдиновалар үләрзенең юнәлешендәге яңалыклары хакында сөйләделәр.

СВО яугире Радик Шакиров та изге теләкләрен җиткерде.

Аралашу түгәрәк өстәл артында узды. Очрашу ахырында йөкле әниләр өчен уеннар оештырылды.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре чараны музыкаль яктан ямьләде.

Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач  районында йөклеләр алтынга тиң
Балтач районында йөклеләр алтынга тиң
Автор:Рифина Нигамаева