

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова котлады.
—Сезгә тырыш, максатчан укучылар, бар яклап та аңлаган һәм ярдәм кулы сузарга әзер ата–аналар, хезмәттәшләр насыйп итсен, эшегездә уңышлар телим. Һәр укытучының уңышы ул районыбызның да уңышы, —диде ул.
Укытучы хезмәтенә карата хөрмәт артуына сөенечен белдерде. Белемле, актив балалар тәрбияләгез, үзегезгә лаеклы алмаш үстерегез, дигән теләкләрен җиткерде.
Бер төркем укытучыларга һәм тәрбиячеләргә район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Гөлназ Исламова, Түбән Иванай урта мәктәбеннән Ирина Яниева, Иске Уразай мәктәбеннән Ильмира Закирова, Штәнде мәктәбеннән Лилия Асрарова, Шәвъяды мәктәбеннән Дания Сафиуллина, район үзәгенең башлангыч мәктәбеннән Ләйсән Мусакаева, балалар иҗаты үзәгеннән Наҗия Шакирҗанова, “Миләшкәй” балалар бакчасыннан Айгөл Фәтхуллина, “Дюймовочка” балалар бакчасыннан Алина Хәмәтнуровалар бәйрәм уңаеннан хәрмәтләнделәр.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Лилиана Бариева, район үзәгенең 2нче урта мәктәбе укытучысы Лилия Моратова, Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Фәрит Сәхәпов, Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы Әлфия Рамазанова, Түбән Сикияз урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Хәсәнова, Тучыбай мәктәбе укытучысы Мөкатдис Гәрәев, Штәнде мәктәбе укытучысы Фируза Фазылова, район үзәгенең “Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Галләмшина, “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Дәүләтова, “Миләшкәй” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Гөлшат Фазылбәкова, “Буратино” балалар бакчасының тәрбиячесе Дилара Фәтхетдинова, Башкортстан төньяк –көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы укытучылары Миләүшә Исмәгыйлова, Гөлүсә Гыйльманова, Эльвира Гатиятова, Илдар Хәтмуллиннар район Хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Район үзәге “Белоснежка” балалар бакчасы мөдире Чулпан Сабировага Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.
Хатын-кызлар советы җәмәгать оешмасының рәисе Элина Биктубаева үзенең чыгышында районның укытучылар бер чарадан да читтә калмаганнарын билгеләде. Районның юбилеее көнендә узган “Чәчәкләр бәйрәме”ндә актив катнашкан белем учакларына Мактау грамоталары тапшырды.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, Башкортстан Республикасының халык артисткасы Алсу Бәхтиева һәм район мәдәният сараеның җырчысы Руслан Кабуловлар музыкаль күчтәнәчләрен өләштеләр. Алар өләшкән рухи азык, җыр-моң укытучыларга ары таба эшләргә дәрт өстәсен.