

Бу фәнгә карата күңелендә тәүге кызыксыну Марат Рәхим улының күңелендә кайчан уянган, моңа нәрсә сәбәп булган?
—Мәктәпнең унынчы классында укый идем. Безнең мәктәптә булачак физика-математика фәннәре докторы, профессор, Бөре дәүләт педагогия институтының проректоры һәм фәнни хезмәткәре Шамил Зыятдинов практика үтте. Ул миндә фәнгә сөю уятты һәм шунда мин физика законнарын аңлый башладым. Тирәнтен аңлау булса, бар да була. Кеше үзе төптән аңлаган әйберне башкаларга да яхшы итеп аңлата ала. Монда сүз ятланган текст турында барңый. Үзләштерелгән белеңне аңда эшкәртеп бирү турында бара. Икенче педагогым, фәнни җитәкчем Илүс Низамов булды. Уфа дәүләт педагогия институтының (хәзерге М. Акмулла исемндәге педуниверситет) физика-математика факультеты доценты, Башкортстандагы физика фәнен укыту буенча беренче доктор ул, — дип кыска гына җөмләләр белән соравыма җавап бирде тәҗрибәле мөгаллим.
1978нче елда Марат Закиров Иске Балтач урта мәктәбендә педагогик хезмәт юлын башлый.
—Эш башында көчле физик, математик Әхнәф Мазһаров, директор урынбасары Галихан Сабирҗанов, директор Фәнәви Әмирҗановларга рәхмәтлемен. Хезмәтемдә алар миңа үрнәк булдылар.
Хезмәт елларында үзе өстендә күп эшли, гел укый, яңалыкларга омтыла, укучыларын үзеннән күп белгән кешеләр итеп әзерләүгә көч сала ул.
—Билгеле көрәшче Иван Поддубный әйткән бит: “Әгәр көчсез кеше спорт белән шөгыльләнсә, ул көчлегә әйләнә. Әгәр көчле кеше спортны алга алса, ул баһадирга әйләнә”. Мин аның “канатлы сүзләре”н физика фәненә проекциялим. Үзем белгәнне укучыларыма бирергә тырышам. Бер мәкаләдә укыган кызыклы мәгълүмат хәтердә уелган. Җир шарында яшәгән халыкның 10 проценты физика законнарын тулысынча аңларга сәләтле. Шул өлештән калган балаларга белем бирү — без, укытучыларның бурычы. Һәр баланың аң дәрәҗәсенә карап физика законнарына төшендерергә тырышам. Туплаган тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: үзем укыткан физика фәнен яхшы беләм дип саныйм, — ди ул.
Уңышлары, казанышлары күп аның. Ярты гасырга тиң гомер эчендә өч тапкыр “Ел укытучысы” район бәйгесендә катнашкан, 2007нче елда “Россиянең иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия конкурсында җиңеп 100 мең сум күләмендәге премия иясе булган.
Элекке укучыларыннан югары уку йортларының физика-математика факультетларында укып чыгып уңышлы эшләгән, кандидатлык диссертациясе яклаган ир-егетләрне горурлык белән телгә ала. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең бер чыгарылыш класс укучылары арасыннан алты укучысының Бердәм дәүләт имтиханнарыннан, (шул исәптән физика фәненнән) югары баллар җыеп техник югары уку йортларына керүе укытучының зур дәрәҗәсе турында сөйли.
Физика фәнен өйрәнгәндә әлеге вакытта да өметле балалар бар, ди Марат Рәхим улы.
—Күп түгел, әмма бар андый укучылар. Табигый предметларны тирәнтен үзләштерү классларында ярты класс арытабан техник югары уку йортларында белем алырга теләп физика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын сайлыйлар. Быелгы уку елында да унберенче класс укучыларым арасында физика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын сайлаучылар бар, — ди.
Борчыган урыннар да юк түгел. Алар әлбәттә, мобиль телефон, Интернет челтәреннән файдалануга кагыла. Телефон ярдәмендә Интернеттан әзер мәгълүматны табып кулланалар. Бирем өстендә үзләре уйларга, аңлап эшләргә тырышмыйлар. Икенче яктан, кайбер балаларда шундый фикер яши. “Мин медицина уку йортында укуымны дәвам итәчәкмен. Анда физика кирәкми”, — диләр. Медицина уку йортында да беренче курста физика өйрәнелүен, укып чыккач та медицина приборларының физика законнары принципында эшләвен аңлатырга туры килә...
Кайбер укучыларның такта янында җавап бирергә теләмәүләренә дә үз фикере бар мөгаллимнең:
—Укытуның нинди генә заманча алымнары турында сөйләсәк тә, укытучының аңлатуы һәм укучының такта, класс алдында җавап бирүенә җитми. Такта алдына чыгып җавап биргән укучы үзенең теманы ни дәрәҗәдә белүен чамалый һәм андый укучы укытучыга килеп “Ни өчен миңа “бишле” билгесе куймадыгыз?” дигән сорауны куймый. Иптәшләре алдында кызарып басып торган, я булмаса чатнатып җавап биреп лаеклы билге алган укучының үз-үзен бәһалавы күз алдында була...
Шулай итеп, Марат Закировның уңыш сере аның укытуга карашында. Ул материалны аңлатып кына калмый, ә укучыларга аның асылына төшенергә ярдәм итә. Әлбәттә, Марат Рәхим улы күрсәтмә мисаллар, практик биремнәр белән бергә интерактив укыту алымнарын да куллана. Бу балаларга формула һәм законнарны истә калдырырга гына түгел, ә аларның реаль тормышта кулланылышын да күрергә мөмкинлек бирә. Ә бу үз чиратында, фәнне чын-чынлап яратырга ярдәм итә. Укытучы шуның белән ота.
Фото гаилә архивыннан.