Бер акыл иясе: “Берничә айдан уңыш алыйм дисәң— иген чәч, ун елдан җимеш ашыйм дисәң— агач утырт, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң— балалар укыт,”— дигән. Укытучылар һәр кешенең тормышында зур урын алып тора. Белем дөньясына юл ачкан, гыйлем орлыклары салган укытучылар еллар үтсә дә онытылмый. Иске Уразай мәктәбе укытучысы Эльмира Шакирова сабыр гына балаларны белем иленә әйдәгән, үз эшен намус белән башкарган райондашларыбызның берсе.
Эльмира Мөбәрәкҗан кызы Бөре педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1990нчы елда Иске Янбай урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Мата авылында туып-үскән кыз өчен бу яклар тәүдә чит тоелса да, 40 елга якын гомер эчендә туган якларыннан да кадерлегә әверелгән.
Эльмира Мөбәрәкҗан кызы Иске Янбай мәктәбендә эшли башлаган елларда 100дән артык бала белем ала. Укытучының киләчәге хезмәт юлын башлаганда беренче адымнарын ничек ясавына, коллективта һәм ата–аналар алдында яшь белгеч буларак, үзен таныта алуына бәйле. Тәүге көннән алып ул үзен таләпчән, төпле белемле, пунктуаль белгеч итеп таныта. Мәктәп директоры Рәлиф Шакирҗанов, укыту эшләре буенча директор урынбасары Динә Гайсиналарның тәҗрибәләре белән теләп уртаклашканнарына, ярдәмчел булуларына укытучы бүген дә чиксез рәхмәтле. Ул чорда балалар тырыш, аларда укуга омтылыш зурдан була.
Укучылар укытучының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, кушканны төгәл үти, әсәрләрне укып киләләр. Шунлыктан дәрестә фикер алышырга, геройларның холык-фигыльләренә тулысынча анализ ясарга мөмкинлекләр зурдан була. Рус теле атналыкларында нәфис сүз осталары конкурслары үткәрәләр, хатасыз язган укучыларны билгелиләр, дәфтәр, китапларын иң пөхтә йөртүчеләрне хөрмәтлиләр, оста инша язучыларны мактыйлар. Бу үз чиратында укучыларны дәртләндереп, тагын да яхшырак укырга этәргеч бирә. Әлеге вакытта Иске Уразай мәктәбендә бергә эшләүче хезмәттәше Венария Хәлиуллина аның беренче укучысы. Күпме укучылары инде аның юлынннан ышанычлы адымнар белән атлый. Рус телен тырышып үзләштергән укучылары Светлана Мусина, Регина Шакирова, Азат Фәйрушин, Рима Дильмиевалар аның горурлыгы. Иске Янбайда эшләгән елларында тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары, директор вазифаларын башкара. Күпме бәйрәмнәр, төрле чаралар уза. Ике дистә елга якын вакыт Иске Янбай мәктәбендә сизелми дә узып китә.
2010нчы елдан алып Эльмира Шакирова Иске Уразай мәктәбендә эшен дәвам итә. Биредә дә аңа укыту эшләре буенче директор урынбасары вазифасын ышанып тапшыралар. Күзгә күренмәгән күпме четерекле мәсьләләрне хәл итү аңа йөкләтелә. Барлык документация эше аның кулы аша уза. Һәммәсен дә вакытында төгәлләү мөһим шарт. Көне буе мәктәптә булса, төннәрен компьютер артында утырган вакытлары да шактый. Барысына да өлгерергә, һәммәсен оештырырга, контрольдә тотарга кирәк.
— Бөтен эшне бергә эшлибез. Теге яки бу документацияне иртәнгә эшләргә кирәк булса, төнен дә килергә мөмкинбез. Бу эш синеке, монысы минеке дип бүлешмибез, —ди ул тыйнак кына.
Бүгенге көндә шушы мәктәптә 8 авылдан 50 бала белем ала. Унынчы һәм унберенче сыйныфларда укучы юк. Быел ике бала беренче сыйныфка укырга кергән. Укучылары саны соңгы елларда шактый кимесә дә, мәктәптә тормыш кайный. Әлеге көндә 5 авылдан 13 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Укытучылар заман белән бер сулышта булырга тиеш. Ай дәвамында укытучылар “Московская электронная школа” платформасындагы заманча көндәлекләрне гамәлгә кертү, өйрәнү белән мәш килгәннәр.
—Балалар укысыннар, белсеннәр дип тырышабыз. Һәр дәрестә белемнең кирәклеген һәм мөһимлеген төшендерергә омтылабыз. Синнән була бит, дип мактаган, шелтәләгән чаклар да була. Кемгә кайсысы тәэсир итә инде. Берәүләрен мактасаң дәртләнеп китә, икенчеләренең хәтта әти-әниләре белән сөйләшергә туры килә. Гомумән алганда, безнең мәктәптә балалар тыңлаучан, дәресләрдә тыныч утыралар. Тәртип тиешле дәрәҗәдә куелган, — ди укытучы.
Укытучының тырышлыгыннан да бигрәк укучының укырга теләге мөһим роль уйный, ди мөгаллимә. Тырыш укучылары белән дә горурланалар биредә. Уку алдынгылары Алмаз Зарипов, Фәридә Миңлегалиеваларга зур өметләр баглыйлар.
... Күп кенә кызлар кайда эшкә баралар шунда томышка чыгып, төпләнеп калалар. Мата авылы кызы Эльмира Мөбәрәкҗан кызыныкы да нәкъ шулай. Биредә ул гомерлек юлдашын очрата, Иске Янбай авылы егете, мәктәптә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Радик Малик улына кияүгә чыга. Ике балага тормыш бүләк итәләр, бүген алар 3 оныклары өчен әзелеп торган зур әти һәм зур әти. Радик Малик улы 38 ел педагогик стажга ия. Шакировлар гаиләсә армый- талмый укучыларын интеллектуаль яктан көчле, грамоталы, рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булсын өчен тырышлык салалар.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Автор фотосы.