

Югары категорияле укытучы Лилия Рәис кызы — Түбән Карыш авылы кызы. Аның һөнәри юлы әнисе Галия Гайнулла кызы үрнәгеннән башлана.
— Әнием мәктәптә немец теле укытты. Чит телләрне тирәнтен өйрәнүгә аның үрнәге этәргеч булды. Урта мәктәптә укыганда, ул миңа өстәмә дәресләр бирде, Бөре дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кергәндә рухи яктан зур терәк булды, үз-үземә ышаныч уятты, — ди Лилия Рәис кызы.
Студент елларында ук ул үзенең белемле булуын раслый: шәһәр лицеен тәмамлаган яшьтәшләре белән беррәттән тигез дәрәҗәдә яхшы билгеләргә өлгәшә. Педагогик практиканы шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә үтеп, тәүге чыныгуны ала. Диплом алгач, 1998-2000 елларда Нефтекама шәһәре мәктәбендә эшли. Әмма авыл кызы, тормыш авырлыкларына карамастан, туган ягына кайтырга карар кыла. Уразай урта мәктәбендә унбиш ел хезмәт куйганнан соң, 2018 елда Түбән Иванай мәктәбенә күчә.
— Яңартылган Федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) буенча эшлибез. Төп максатыбыз — укучыларны үз фикерләрен чит телдә иркен һәм дөрес белдерергә өйрәтү. Инглиз телен икенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр укытабыз. Укучыларым арасында телне бик теләп өйрәнүчеләр күп. Чит илләргә барып, үзләре инглиз телендә иркен аралашып кайткан элекке укучыларым мәктәптә алган белемнең кадерен хәзер тагын да ныграк аңлыйлар, — ди тәҗрибәле мөгаллимә.
Мәктәп директоры Валерия Саитова Лилия Сибатованың тырыш хезмәтен югары бәяли:
— Лилия Рәис кызын районда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Бөре, Уфа, Марий Эл югары уку йортларында белем алучы студентлар практика үтү өчен нәкъ менә безнең мәктәпне һәм Лилия Сибатованы сайлыйлар.
Лилия Рәис кызының уңыш сере — һәр балага аерым якын килүдә, сабырлыкта һәм үз фәненә карата мәхәббәт уятуда. Ул укучыларга грамматика һәм лексиканы гына өйрәтеп калмый, ә телне тирәнтен аңларга, һәр баланың яшерен потенциалын ачарга ярдәм итә. Аның эшчәнлеге — авыл мәктәбендә дә сыйфатлы белем биреп, зур үрләргә ирешергә мөмкин булуның ачык дәлиле.
«Лилия Сибатовага балаларыбызга биргән төпле белеме һәм хезмәте өчен чиксез рәхмәтлебез. Мондый укытучылар — мәктәбебезнең горурлыгы һәм үрнәге», — дип билгели ата-аналар.
Лилия ханым — 11нче сыйныф укучыларының класс җитәкчесе генә түгел, быел аңа тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да ышанып тапшырганнар. Шулай ук ул мәктәптә Ю. Гагарин исемендәге олимпиада кураторы да. Балаларны теркәү, нәтиҗәләрне эшкәртү кебек җаваплы эшләрне ул беркайчан да мәшәкать дип санамый, киресенчә, моның укучыларга файдасын күрә:
— Олимпиада биремнәре бик кызыклы. Бу — үсмерләрнең белем дәрәҗәсен сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек, — ди ул. Нәтиҗәсе дә бар: аның ике укучысы олимпиаданың муниципаль этабында җиңеп, төбәк этабына чыккан.
Лилия Сибатова бер урында гына таптанмый. Педагогикадагы яңалыкларны, заманча таләпләрне үзләштереп, аларны һәрдаим практикада куллана. «Ел укытучысы – 2025» район бәйгесендә лауреат исеменә лаек булуы — аның һөнәри үсешенең һәм мәктәп дәрәҗәсен күтәрүенең бер күрсәткече.
— Ачык дәресләре, осталык сыйныфлары һәм түгәрәк өстәлләрдәге чыгышлары аның югары профессиональлеген раслый, — ди хезмәттәше һәм җитәкчесе Валерия Навиевна.
Лилия ханымның тормыш иптәше Николай Анатольевич Салимгареев та — педагог. Гаиләдә үзара аңлашу һәм бер-берсенә ярдәм итү аларның хезмәт юлындагы кыенлыкларны җиңел үтәргә булыша. Ирле-хатынлы ике ул тәрбиялиләр. Өлкән уллары Валерий мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәткән (математика, рус теле, информатикадан 80 балл), бүген ул — Екатеринбургтагы Б. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты студенты. Кече уллары әле мәктәптә белем ала.
Үзенең нәтиҗәле методикасы һәм шәхси алымнары белән Лилия Сибатова укучыларның ихтирамын, әти-әниләрнең һәм хезмәттәшләрнең тирән ышанычын яулады. Аның укучылары мәктәпне тәмамлагач, үз максатларына ирешеп, тормышта лаеклы урыннарын табалар.
Фото гаилә архивыннан