

Көндәшле авылында туып– үскән Ләйсән Гимнас кызы туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нефтекама педагогия училищесында укырга юллана.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә, 7 ел Тучыбай урта мәктәбендә балалар укыта. Шул елларда читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
Кияүгә чыккач, гаилә район үзәгендә яши башлый. Бер-бер артлы балалар туа. 2012 елда яңа балалар бакчасы төзелеп сафка басу белән ул биредә физик тәрбия буенча инструктор буларак хезмәт юлын дәвам итә.
Шул елларда Акмулла исемендәге дәүләт педагогия университетында тәрбияче һөнәре буенча квалификациясен күтәрә.
Бер елдан соң ул тәрбияче буларак көч сала башлый. Ләйсән Гимнас кызы тәрбияче эшен үтә дә җаваплы хезмәт дип саный.Бу чынлап та шулай. Чөнки сиңа ата–аналар иң газиз кешесен ышанып тапшыра. Көн озынына син аны бер секундка да күз уңыннан ычкындырга тиеш түгелсең. Син аның сәламәтлеге өчен дә, һөнәрләргә өйрәнүе өчен дә җаваплысың. Шул ук вакытта һәр баланың үз холкы, үз фигыле.
– Балалары өчен өзелеп торган әти-әниләр, һәр балага дөрес, төпле тәрбия бирергә тырышучы хезмәттәшләрем белән уртак тел табып тырышып эшләргә кирәк. Сабыйлар белән эшләү миңа бик ошый. Алар искиткеч акыллы, шаян, эчкерсез. Төрлечә фикер йөртә. Һәр берсенең холкына карап эш итәсең. Кемнедер аркасыннан сөеп юатырга, кайсысын шелтәләбрәк торырга, берәүләрен күтәреп, я булмаса уенчыклары белән алдап юатырга кирәк. Хезмәтебез төрле образларга керүне таләп итә. Тәрбияче төрле яклап сәләтле булырга тиеш дип юкка гына әйтмәгәннәрдер, –ди ул.
Ләйсән Галләмшина көн дәвамында сабыйлар белән мәш килә. Алар белән бергә бии, җырлый, шигырьләр өйрәнә, тәрбияләнүчеләре дөньяны танып–белсен, белем тупласын өчен үз өлешен кертә. Нәниләрне кулларыннан тотып нәрсәдер ясарга өйрәтү, физик яктан сәламәтлекләрен ныгыту, чыныктыру, интеллектуаль яктан белем бирү, хезмәт тәрбиясе, тәртипкә, режимга өйрәтү һәм башка бурычларны намус белән башкара.
Балалар белән көн озынына эшләү тәрбиячене арыта, ялкыта. Шунлыктан бу һөнәр тәрбиячеләрдән сабырлык таләп итә.
—Беренчедән, тавыш , икенчедән, гел сөйләп торырга кирәк. Әлбәттә, арыта. Кечкенәләр белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Әз генә игътибарыңны читкә юнәлттеңме, көйсезләнә башлыйлар. Төрткәләшеп, бер-берсе белән сугышып китәргә дә күп сорамыйлар. Гел яннарында булып, юатып, күзәтеп торсаң гына үзләрен тыныч тоталар, —ди Ләйсән Гимнас кызы.
... 2025–2026нчы уку елында “Белоснежка” балалар бакчасында полилингваль төркем ачылган. Сабыйлар бакчада инглиз, башкорт, рус телләрен өйрәнәләр. Бу уңайдан тәрбиячегә мавыктыргыч, шул ук вакытта җаваплы бурыч йөкләтелгән. Ләйсән Галләмшина балаларга башкорт телен өйрәтә.
Кыска гына вакыт эчендә тәрбияләнүчеләре уңай нәтиҗәләр белән сөендерергә өлгергән дә инде. Узган уку елында аның тәрбияләнүчесе Аслан Мусин “Урал батыр-2026” эпосын яттан сөйләүчеләр арасында район күләмендәге бәйгедә Гран-При яулады. Шул ук бәйгенең зональ этабында икенче урынга чыккан. “Һомай һылыуы-2026” бәйгесендә Аделия Әхмәтханова махсус номинациядә җиңү яулады. Шушы уңышлар артында тәрбияче һәм ата–аналарның бердәмлеге, тырыш хезмәте салынган.
“Сабыйларның уңышлары, аларның кечкенә җиңүләре, тормыштан матур итеп алга барулары үзем сайлаган юлдан барганда миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти“, — ди тәрбияче.
Рифина НИГАМӘЕВА.