Кашпировский 1980 еллар ахырында телевизион психотерапия сеанслары белән киң танылу алды. Соңрак ул чыгыш ясавын һәм үз сеансларын үткәрүен дәвам итте.
Кашпировский шулай ук беренче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты иде — 1993 елда ул ЛДПР исемлеге буенча парламентка үтте.
Директор сүзләренчә, Кашпировскийның кан басымы кинәт төшкән, шуннан соң аны хастаханәгә салганнар. Ул хастаханәдә берничә көннән соң вафат булган. Аның бер яшьлек кызы калган.