

Суд залы күпләр өчен җитди һәм хәтта куркыныч урын булып тоела. Монда кешеләрнең язмышына кагылышлы карарлар кабул ителә, бәхәсләр хәл ителә, хокук һәм бурычлар билгеләнә. Ә судья өчен исә һәр эш артында — үз тарихы, хисләре, проблемалары булган кешеләр тора.
Мировой судьяның эше аеруча күпкырлы. Әле генә административ эш каралса, соңрак гаилә бәхәсе, милек мәсьәләсе яки башка хокукый низаг белән очрашырга туры килә. Законнар даими үзгәреп тора, технологияләр үсешә, кешеләрнең судка мөнәсәбәте дә үзгәрә.
Башкортстанның мировой юстициясенә 25 ел тулу уңаеннан Балтач районы буенча суд участогы мировой судья Гүзәл ГЫЙЛЬМУЛЛИНА белән судья һөнәренең үзенчәлекләре, гадел карар кабул итү, кешеләр белән аралашу һәм судтан курыккан гражданнарга нәрсә әйтергә кирәклеге турында әңгәмәләштек.


— Гүзәл Хаккый кызы, Башкортстанда беренче мировой судья 2001нче елда билгеләнде. Ә 2001 елның 17нче июлендә БР Дәүләт Советы карары белән беренче мировой судья булып Балтач районында сез сайландыгыз. Менә инде 25 ел әлеге вазифаны башкарасыз. Судья булып эшләгән еллар дәвамында эшегез ничек үзгәрде? Бүгенге суд эшен берничә ел элеккеге эш белән чагыштырганда нинди аермалар күрәсез?
— Судья эше һәрвакыт җаваплы булды, хәзер дә шулай. Әмма еллар узган саен эшнең эчтәлеге генә түгел, аны башкару ысуллары да үзгәрә. Законнар камилләшә, яңа хокукый нормалар барлыкка килә, кешеләрнең хокукый грамоталылыгы арта. Шул ук вакытта судьядан даими рәвештә яңалыкларны өйрәнеп торуны таләп итә.
Бүген эштә электрон системалар, мәгълүмат базалары, санлы технологияләр зур роль уйный. Элегрәк күп вакытны кәгазь документлар белән эшләүгә сарыф итәргә туры килсә, хәзер кайбер процесслар күпкә тизрәк башкарыла. Әмма технологияләр никадәр генә алга китсә дә, судья эшенең үзәге үзгәрми. Ул — законны дөрес куллану һәм гадел карар кабул итү.
Судья һәрвакыт камилләшү юлында булырга тиеш. Законнар, суд практикасы үзгәрә, тормышның үзе дә бер урында тормый. Шуңа күрә бу һөнәрдә «мин барысын да беләм» дигән фикер булырга тиеш түгел.
— Судья өчен нинди сыйфатлар мөһим дип саныйсыз?
— Беренче чиратта, әлбәттә, законны яхшы белү һәм профессиональлек кирәк. Судья игътибарлы, гадел, сабыр һәм объектив булырга тиеш.
Суд залында төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Кемдер үз хокукларын яхшы белә, кемдер судка беренче тапкыр килә һәм нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңламый. Кайбер кешеләр бик тыныч булса, икенчеләре үз хисләрен тыя алмый.
Шуңа күрә судья өчен берникадәр психолог буларак кешенең хәлен аңларга тырышу да мөһим. Бу — кемнеңдер ягына басу дигән сүз түгел. Киресенчә, һәркемгә тигез карау, һәр якның сүзен тыңлау, дәлилләрне объектив бәяләү турында сүз бара.
Сабырлык та бик кирәк. Судья карарны ашыгып түгел, эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп кабул итәргә тиеш. Кайчакта бер карарның артында кешеләрнең киләчәге тора. Шуңа күрә җаваплылык хисе һәрвакыт беренче урында булырга тиеш.
— Әгәр эш бәхәсле булса, законның берничә төрле аңлатмасы мөмкин кебек тоелса, карар кабул итүгә ничек якын киләсез?
— Судьяның төп таянычы — закон һәм эш материаллары. Эмоцияләргә, шәхси фикергә яки кемнеңдер йогынтысына таянып карар кабул итәргә ярамый.
Бәхәсле очракларда эшнең барлык шартларын җентекләп өйрәнү мөһим. Якларның дәлилләре тыңлана, документлар карала, закон нормалары һәм тиешле суд практикасы исәпкә алына.
Кайвакыт кешеләр судка килгәндә инде үзләренең хаклы булуына тулысынча ышана. Бу аңлашыла да: кеше үз проблемасын үз күзлегеннән күрә. Әмма судьяның бурычы — бер якның хисләрен түгел, эшнең объектив якларын бәяләү.
«Гаделлек» төшенчәсе һәр кеше өчен төрлечә булырга мөмкин. Бер як судьяның карарын гадел дип санаса, икенче як аның белән килешмәскә мөмкин. Шуңа күрә судья өчен шәхси симпатияләр яки кызгану хисләре белән түгел, ә закон нигезендә эш итү мөһим.
Шул ук вакытта законны куллану өчен аның мәгънәсен аңлау да кирәк. Судьяның профессиональлеге шунда чагыла дип уйлыйм: закон таләпләрен төгәл үтәү белән бергә, конкрет эшнең барлык шартларын да күрергә кирәк.
— Сезнеңчә, судьяның эшендә иң авыры нәрсә?
— Иң авыры, һичшиксез, җаваплылык хисе. Һәр карар — ул, беренче чиратта, кеше язмышы. Әмма иң куркытканы, иң авыр йөк — ул ялгышлык җибәрү. Әгәр дә кеше гаепсез икән, ә син аны гаепле дип танысаң... Аллаһы Тәгалә сакласын мондый хәлдән.
Безнең эштә «өстән караганда барысы да ачык» кебек тоела торган очраклар була. Дәлилләр җитәрлек кебек, күрсәтмәләр туры килә. Ләкин күңелеңнең бер почмагында шик кала. Шул шикне җиңеп, карар чыгару — иң авыр минутлар.
Шуңа күрә бер укытучымның, яшь чакта ук колакка салып куйган сүзләре һәрвакыт яңгырап тора: «Гаепсезне гаепләүгә караганда, гаеплене аклавың яхшырак».
Әлбәттә, мин бер карарымны да җиңел кабул итмим. Эш материалларын кат-кат тикшерәм, һәр сүзне үлчәп карыйм. Чөнки минем кул куйган кәгазь бит ул — кемнеңдер тормышын икегә — «судка кадәр» һәм «судтан соң»га бүлә.
Бервакытта да, еллар үткәч, минем янга килеп: «Сез шул чакта минем эшне дөрес карамаган идегез бит», — дип әйткәннәре булмады. Аллаһыга шөкер. Андый хәлне кичерергә язмасын. Киресенчә, кайчак урамда очраталар да, хәлләрне сорашып, рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу — иң зур бәя. Димәк, син ул вакытта дөрес юл сайлагансың, гаделлекне тапкансың. Алга таба да эшем шулай — кешеләрнең рәхмәте һәм намус чисталыгы белән барсын иде.
— Законнар даими үзгәреп тора. Белемнәрегезне ничек яңартып торасыз?
— Судья өчен уку беркайчан да туктамый. Юриспруденциядә бер урында торып булмый. Законнарга үзгәрешләр кертелә, яңа аңлатмалар барлыкка килә, суд практикасы туплана.
Шуңа күрә норматив-хокукый актлардагы үзгәрешләрне даими күзәтеп барырга, профессиональ әдәбият белән танышырга, укуларда һәм семинарларда катнашырга кирәк.
Кайвакыт кечкенә генә үзгәреш тә эшне карау тәртибенә йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә яңалыкларны вакытында белү — һөнәри бурыч.
Минемчә, тәҗрибәле белгеч өчен дә яңа әйберләр өйрәнү мөһим. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибә бик кирәк, әмма ул яңа белемнәр белән тулыланып торырга тиеш.
—Эш дәверегездә күңелегезгә “кереп калган” һәм әле дә истә булган очраклар булдымы? Андый очракларны хәтерлисезме?
—Тормыш булгач, төрле чаклар була инде. Мәсәлән, кайчан булганын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Ир белән хатын аерылышырга килгән иде. Яз ае, бакча эшләренең “кайнар” мәле. Шунда ир кеше уртак бакчаның яртысын, димәк, үзенә тиешле өлешен генә сөрдереп, бәрәңге утырткан иде. Хатынга яңадан техника яллап, бакча сөрдерергә туры килде. Бу хәлне тыңлаганда ук, бик авыр булган иде миңа.
Икенче очракта ике күрше турында. Алар башта бик дус булганнар, ары таба дошманга әйләнгәннәр. Шулкадәр тавышланышып, беткәннәр. Берсенең баласы белән икенчесенеке бергә бер мәктәптә укымасын өчен, берсе үз баласын икенче авыл мәктәбенә күчергән хәтта. Озак вакыт вәгазьләр укырга туры килде үзләренә. Шулай да азакта, ихлас күңелдән озак итеп кул кысышмасалар да, минем алда кул бирешеп, килешеп чыгып киттеләр.
— Судтан курыккан кешегә нәрсә әйтер идегез?
— Судтан куркырга кирәкми. Әлбәттә, суд процессы җитди процедура, аның үз кагыйдәләре бар. Әмма суд — кешене куркыту яки гаепләү өчен генә булган урын түгел. Аның төп максаты — хокукый бәхәсләрне закон нигезендә хәл итү.
Әгәр кеше судка беренче тапкыр килә икән, ул нәрсә эшләргә кирәклеген белмәскә мөмкин. Мондый очракта сорау бирергә, аңлашылмаган процессуаль мәсьәләләрне ачыкларга кирәк.
Иң мөһиме, дөрес мәгълүмат бирү, документларны яшермәү, суд таләпләрен үтәү һәм үз позицияңне дәлилләргә нигезләп аңлату.
Һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин хокукларыңны белү белән беррәттән, үз бурычларыңны да аңлау мөһим.
Гомумән, судка эләкмәс өчен иң яхшы юл — конфликтны мөмкин кадәр тыныч юл белән хәл итәргә тырышу. Сөйләшү, бер-береңне тыңлау, компромисс табу — күп кенә бәхәсләрне судка җиткермичә хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Ә инде судка мөрәҗәгать итәргә туры килсә, аннан курыкмаска кирәк. Закон һәркем өчен бер үк булырга тиеш. Судьяның бурычы — эшне законда билгеләнгән тәртиптә карау һәм нигезле карар кабул итү.
—Районда мировой суд булдырылуга егерме биш ел вакыт та үтеп киткән. Шул дәвердә эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләүчеләр турында әйтеп үтсәгез иде.
—Безнең суд участогында эшләгәннәрне тик яхшы сүзләр белән генә искә алып, рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әлфинә Сәгъдиева, Эльза Хиҗәпова, Гөлназ Садретдинова, Анна Поршина, Раиь Фәрхетдинов (урыны ожмахта булсын), Лилия Низамова, Рөстәм Хөснуллин, Альмира Гайниахмәтова, Гөлшат Гайнетдинова, Лиана Миндибаева, Инзилә Әхмәтсафиевалар, Айгөл Тимофеева, Фәнүзә Мифтаховалар зур өлеш керттеләр. Бүгенге көндә судья ярдәмчесе булып Айгөл Аскарова, канцелярия мөдире Зәлия Әхкәмова, секретарь Айгөл Хиҗәпова, Лилия Нурисламова намуслы хезмәт сала.
—Гүзәл Хаккый кызы, менә 25 ел да узган. Шул вакыт эчендә күпме эш каралганын әйтә аласызмы?
—2001нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр 55 меңгә якын эш каралган. Гражданнарга кагылышлы 30694 эш, 22280 административ һәм 1766 җинаять эшләре туры килә.
— Әңгәмә ахырында укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?
— Бер-берегезне күбрәк тыңларга тырышыгыз. Күп кенә конфликтлар кеше үзен генә хаклы дип санаган вакытта башлана. Әңгәмә кору, икенче якның фикерен аңларга тырышу кайвакыт судка мөрәҗәгать итү ихтыяҗыннан да коткара ала.
Әгәр хокукый мәсьәлә килеп чыкса, проблеманы озакка сузмыйча, вакытында хәл итәргә кирәк. Документларны саклау, килешүләрне язма рәвештә рәсмиләштерү, үз хокукларыңны белү — гади, әмма мөһим кагыйдәләр.
Ә иң мөһиме, законга хөрмәт белән карау. Хокукый культура һәр кешенең үзеннән башлана.
— Фәһемле әңгәмәгез өчен рәхмәт.