

Аның ярты гасырга якын дәвам иткән мөгаллимлек юлы — үзе бер дәвер.
Районыбызның Иске Яхшый авылы кызы Роза Хәйрулла кызы хезмәт юлын Тучыбай мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып башлый. Балалар белән тиз уртак тел таба, һәр көнен сагынып, янып эшли. Бер елдан аны Сәйтәк мәктәбенә өлкән пионервожатый итеп күчерәләр. Биредә аның тормышы тагын да җанлана: патриотик чаралар, кызыклы очрашулар, укучыларның кайнар хисләре... Киләчәген мәктәп белән бәйләргә карар кылган яшь кыз Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә. Филология факультетында белем алу аңа илһам бирә, һәр дәресне сусаган кеше кебек үзләштерә.
Педагогик эшчәнлеген ул туган авылы — Иске Яхшый мәктәбендә дәвам итә. Туган тел укытучысы буларак, ул үзен судагы балыктай иркен хис итә һәм бу һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенми. Мәктәп ябылганнан соң, Роза Хәйрулла кызы Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә күчә һәм бүген дә шунда уңышлы эшли.
— Тәүдә татар теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Аннары квалификация күтәрү курсларында белемемне камилләштереп, башкорт телен укыта башладым. Эшемне бик яратам. Дәүләт теле буларак, башкорт теле барлык классларда да зур кызыксыну белән өйрәнелә, — ди ул.
Укытучының бәхете — аның укучыларында. Роза Хәйрулла кызы үзенең укучылары белән хаклы рәвештә горурланып сөйли:
— Элекке укучыларым арасында филология юлын сайлаучылар шактый. Мәсәлән, “Кызыл таң” гәзите редакциясендә уңышлы эшләгән Гөлия Мөгаллимова белән горурланам. Мәктәп елларыннан ук тырыш, максатчан иде ул. Программа белән генә чикләнми, өстәмә әдәбиятны да күп укыды. Шундый эзләнүчән укучыларның киләчәге һәрвакыт уңышлы була, — ди мөгаллимә.
Тел белгече иңнәрендә чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләү кебек җаваплы бурыч та ята.
— Мәктәп программасын үз вакытында төптән үзләштергән укучы өчен имтиханнар бернинди кыенлык тудырмый. Мин укучыларымны нәкъ менә шуңа әзерлим, һәм нәтиҗәсе дә күз алдында: туган телдән барлык укучылар да уңышлы биреп килде һәм килә. Быел да тугызынчы сыйныфларда башкорт теленнән имтихан тапшыручыларым бар, — ди Роза Хәйрулла кызы.
Роза Тимергалиева — Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның беренче комсомолларының берсе Хәйрулла Хәтмуллин гаиләсендә тәрбияләнгән кыз. Мәктәп елларыннан ук активлыгы белән аерылып торган ул: совет чорында «Боевой листок»лар чыгару, җанисәп алу, сайлау кампанияләре кебек җаваплы эшләрдә һәрвакыт алгы сафта булган. Күп еллар дәвамында мәктәпнең профсоюз оешмасын да җитәкләгән. Аның укучылары “Харисов укулары”, “Урал батыр эпосы”н яттан сөйләү, “Саумы- саумы, әкият!” олимпиадаларда актив катнаша.
— «Агыйдел» журналын мәктәп елларыннан ук яздырып алам, һәр сүзен, һәр җөмләсен бирелеп укыйм. Анда басылган һәм укыту программасына кертелгән әсәрләрне дәрестә дә уңышлы кулланам, — ди укытучы.
Ярты гасырга якын гомерен педагогикага багышлаган Роза Хәйрулла кызының хезмәте югары бәяләнгән: ул — «Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы». Шулай ук район Хакимияте, мәгариф бүлегенең, профсоюз оешмасының күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Камил Имамгали улы белән алар кырык ел парлы гомер кичергәннәр, ике кыз һәм бер ул үстереп, аларга югары белем биреп олы тормыш юлына чыгарганнар. Иптәше озак еллар мәктәп автобусы водителе булып эшләгән. Авыр югалтулар кичерсә дә (иптәше мәрхүм булды), Роза Хәйрулла кызы бүген дә рухын төшерми.
Яраткан эше, балалары, оныклары, укучыларының рәхмәте, хезмәттәшләре һәм ата-аналарның хөрмәте — аның төп таянычы һәм бәхет чыганагы.
—Балалар, туганнар, күршеләр, дуслар, классташлар, авылдашлар, хезмәттәшләр, укучылар һәм ата – аналардан уңдым. Үземне тик яхшы кешеләр генә уратып алуы белән горурланам, бәхетлемен һәм рәхмәтлемен, — дип яши ул.
Фото гаилә архивыннан