Новости
2 Октября , 09:17

Көз үзенең чын кырыслыгын күрсәтә

 Башкортстанда һава температурасы кискен төшә.

title
Көз үзенең чын кырыслыгын күрсәтәКөз үзенең чын кырыслыгын күрсәтә
Көз үзенең чын кырыслыгын күрсәтә

Октябрь башы безне җылылык белән сөендермәде. Синоптиклар хәбәр итүенчә, Төньяк Казакъстаннан килгән салкын циклон республикага арктик һава алып килде. Шуңа күрә алдагы ялларда шактый салкын булачак.

Шимбә төнендә термометр баганалары 0 белән -5 градус арасында тирбәләчәк. Көндез дә һава температурасы +3, +8 градустан югары күтәрелмәячәк.

Явым-төшемнәргә килгәндә, яңгыр белән бергә юеш кар да явып үтәргә мөмкин. Юлларда сак булыгыз — кайбер районнарда бозлавык булуы ихтимал. Җил дә үзен күрсәтәчәк: төньяктан исүче җил урыны белән шактый көчле булырга мөмкин.

Кыскасы, җәйге киемнәрне тизрәк шкафның төбенә алып куеп, җылырак курткаларны һәм шарфларны чыгарырга вакыт җитте. Үзегезне саклагыз һәм салкын тидермәгез!

Автор:Аида Хайртдинова