Новости
2 Октября , 16:44

Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты

Бүген, 2 октябрь көнне,  район мәдәният сараенда Укытучылар көне уңаеннан район үзәгендә яшәүче  педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иске Балтачта ветеран укытучылар очраштыИске Балтачта ветеран укытучылар очрашты
Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты

.

“Күңел бәйрәме” дип аталган чараны  районның  мәгариф  һәм  мәдәният бүлекләре, үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре  оештырып, өлкәннәргә аралашу өчен мөмкинлек тудырды.  

Бер мәйданга ветеран укытучылар, озак еллар хезмәт куйган  педагоглар, тәрбиячеләр җыелды.

Аларны район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова сәламләде.  Мондый  очрашулар кайчандыр бергә эшләгән укытучылар өчен аралашу, күрешү өчен зур мөмкинлек тудырганын әйтте.  Шушы чараның инициаторы Лариса Карамова икәнлеген аерым билгеләде.

- Үткәннәрне бергәләп искә алыйк, хәтергә төшерик, сезнең һәрберегезнең йөзе безнең өчен кадерле, - диде ул.

Иң тәүдә район мәгариф бүлегендә  эшләгән методистларны хөрмәтләп исемләп чыктылар. Методистлар исеменнән Ралия Ибраһимова чыгыш ясады.

Тәрбиячеләр  исеменнән озак еллар “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Асия Фатыхова үткәннәргә алып кайтты.

Башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән - Роза Гәрәева,  туган телләр укытучылары исеменнән - Альбина Шәртдинова,төгәл фәннәр укытучылары исеменнән- Зәйтүнә Әлетдинова,тарих укытучылары исеменнән - Флорида Аскарова, хезмәт укытучылары исеменнән  Рузилә Калямовалар чыгыш ясады.

 Тушкыр авылыннан Гөлшат Ихсанова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Мата авылыннан Фәнисә Гайфуллина музыкаль күчтәнәчен өләште.

Чарада Балтач һөнәрчелек училищесының ветеран укытучылары бар иде. Алар исеменнән Роза Вәлинурова үткәннәргә байкау ясады.

Һәр чыгыш уникаль. Ветеран укытучыларның  чыгышында үзләренең эшләрен, укучыларын яратулары, әле булса да ул елларны сагынулары, юксынулары ярылып ята.

Сөйләшер сүзләр күп җыелган. Бер-берсен күрү үк алар өчен зур шатлык. Күңелләре тулганчы бер-берсе белән сөйләште алар.

Чараны музыкаль  яктан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Руслан Халиков, Әлфинә Нуркаева, Гөлназ Шәрифуллиналар бизәде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Ридаль Гаскаров укытучыларга багышлап язган җырын бүләк итте.

Чараны шигъри юлларга үреп китапханәчеләр Лариса Дельмиева һәм Лилия Гыйзетдиновалар алып барды.

Хатирәләр яңартканнан соң, ветеран укытучылар  чәй табыны  артында аралашуын дәвам итте.

 Тулырак бу хакта гәзитнең киләсе санында укырсыз.

Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты
Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты
Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты
Иске Балтачта ветеран укытучылар очрашты
Автор:Рифина Нигамаева