

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мәртәбәле кунаклар, дин әһелләре, авыл биләмәләре башлыклары, СВО ветераннары, Иске Балтач авылы халкы катнашты.
Мәхәлләнең имам-хатибы Гали Сәрвәртдинов белдерүенчә, бу чарага Әдип хәзрәт җитәкчелегендә Уфа шәһәреннән җыелып хаҗилар да килгән иде.
Подрядчы шәхси эшкуар Марат Хәйруллин бу изге эшне халык ярдәме белән берничә ел дәвамында тормышка ашырачак.
Авылның Кызылармиячеләр урамында урнашачак мәхәлләнең манарасы, уку-укыту бүлмәсе, намаз уку бүлмәләре булачак.
Тантанада халык күп катнашты. Бүгенге көндә районда утыз биш мәчет эшли. Аларда күп халык катнашлыгында төрле чаралар үтә.
Тантана башланганчы Вәсил хәзрәт Газизов моңлы итеп азан әйтте. “Батырша мәчете” имам-хатибы Рәфис Шәйхәйдаров Коръән аятьләре укыды. Гали Карам улы дога кылгыннан соң Илгиз Әхвәс улы халыкны яктылыкка. Яхшылыкка өндәгән мәчетләребез эшчәнлеген билгеләп үтте.
—Авылларыбызда халыкка хезмәт иткән Аллаһ йортларында узган чараларда үзем дә катнашым торам. Бик зур эш башкарасыз. Дөньялдар тынычланып, тугышлар туктап, бүген беренче нигез ташы салыначак мәчетне ачу тантанасында да күпләп катнашырга язсын! — диде.
Шәхси эшкуар Марат Хәйруллин моннан ике ай элек шушы урында мәчет тергезү ниятеннән эш башлануы, ул башлангычның район җитәкчелеге тарафыннан хуплануы һәм төрле яклап ярдәм тоюлары турында сөйләде.
—Бу урында ташландык йорт, биек агачлар күңелсез күренеш тудырып утыра иде. Ул күмәк көч белән тулысынча тазартылып тәртипкә китерелде һәм беркадәр эш башкарылды. Безнең эшне зурлап килгән бар халыкка рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мәчет Ак кирпечтән төзеләчәк, манарасы зәңгәрсу-яшел төстә булачак. Эш аны төзүдә түгел, аның халыкка хезмәт итүендә, — диде.
Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет” имам-хатибы Филүс Камалтдинов “Аллаһ өчен мәчет төзеткән кешегә Аллаһ оҗмахта йорт салып торыр” дигән сүзләрне китерде. Халык өчен агач утырту, кое казыту, күпер салдыру кебек изге гамәлләрнең озайлы сәдака булып саналуын мисал итеп китерде.
Азактан тантанада катнашкан җитәкчеләр Аллаһны зурлап әйткән доганы кабатлап изге йортның нигез ташын төшерде. Яңа башлангычны тормышка ашыруда Аллаһ җиңеллекләрен бирсен!