

Мүк җиләге – витаминнар чыганагы. 100 г яңа җыелган мүк җиләгендә көнлек норманың 24 проценты кадәр С витамины бар. Ул хроник ялкынсыну процесслары килеп чыгу куркынычын киметә, кан басымын көйли, иммунитетны ныгыта, тимер үзләштерүгә булыша, шул рәвешле анемияне дә кисәтә.
Антиоксидантларның күпчелеге мүк җиләгенең кабыгында тупланган. Аларны алу өчен җиләкне тулысынча ашарга кирәк, ә сок рәвешендә кулланырга түгел.
Мүк җиләге сидек юлларын инфекцияләрдән саклый. Кагыйдә буларак, сидек юллары инфекциясенә (цистит, уретрит, пиелонефрит) эчәк таякчыгы сәбәпче була. Ул сидек куыгы һәм сидек юлларындагы лайлалы тышчага берегә һәм ялкынсыну китереп чыгара.