Новости
28 Сентября , 11:51

Георгиннарны кайчан казып алырга?

Атна ахырында салкыннар көтелә. Бакча эшләрен төгәлләргә тырышыгыз. Георгиннарны да казып алыр вакыт җитә. Аны саклау тәртибенә дә колак салыгыз.

Георгиннарны кайчан казып алырга?Георгиннарны кайчан казып алырга?
Георгиннарны кайчан казып алырга?

Кырау суккач төбеннән 10-15 см калдырып кисәсез. 2-3 көннән казып аласыз. Әмма һава торышын карагыз башта. Шул 2-3 көн эчендә тагын кыраулар көтелсә җирдә калдырмагыз. Аяз көнне казырга яхшы. Иртән казып көне буе урамда киптерергә була.
Вак тамырларыннан, иске бәрәңгеләреннән арындырыгыз.

Бәрәңгеләрендә таплар булса 30 минут алсу төстәге марганцовкалы суда тотып алуыгыз яхшы. Инфекция таралмасын өчен. Аннан кибәргә куегыз.
Зур кара таплар бар икән шул тирәсен кисеп алыгыз һәм ярасына зеленка сөртегез. Опилкага, комга күмеп сакласаң яхшы була. Только сабагын күммәгез. Саклый торган урында 2-6 градус җылы һәм 60-70 % дымлылык булырга тиеш.

Эльмира Исхакова.

Автор:
Читайте нас