

Кайбер һөнәрләрне кеше балачактан ук үзенә сайлап куя. Кечкенә вакытта “мәктәп” уйнап, кулына каләм тотып, үзеннән кечерәкләрне укырга-язарга өйрәткән кызның еллар узгач чыннан да укытучы, тәрбияче булып китүе моңа мисал. Гөлнәзирә Имамова өчен дә хезмәт юлы нәкъ шулай башлана.
Бүген инде кырык елга якын балалар белән эшләүче педагогның күңелендә балачак хыялы һаман да яши. Аның өчен иң мөһиме — балага белем бирү генә түгел, ә кечкенәдән үк туган телгә, мәдәнияткә кызыксыну уяту.
Гөлнәзирә Галиулла кызы Мәчетле районының Иске Мишәр авылында күп балалы гаиләдә үсә. Унбер бала арасыннан ул — җиденчесе. Гаиләдә балалар күп булгач, һәркемнең үзенә күрә вазифасы булгандыр. Ә Гөлнәзирә кечкенәдән үк энеләре һәм сеңелләре белән мәш килеп уйный, аларны укырга-язарга өйрәтә.
— Балачакта без гел “мәктәп” уйный идек. Мин укытучы булам, ә энеләрем, сеңелләрем укучылар иде. Аларга хәрефләр өйрәтергә, укырга-язарга ярдәм итәргә ярата идем, — дип искә ала ул.
Бәлки, педагог һөнәренә мәхәббәтнең беренче орлыклары нәкъ шул чакта ук күңеленә салынгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр сайлаганда педагогия юлын сайлый. Мәсәгүт педагогия училищесына укырга керә һәм 1987нче елда аны тәмамлап, юллама буенча Балтач районына килә.
Хезмәт юлын Богдан авылы мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Яшь белгеч өчен яңа район, коллектив, укучылар... Шунда ул булачак тормыш иптәше Илдус Гаденан улы белән дә таныша. Соңрак гаиләдә бер-бер артлы ике бала — Вадим һәм Ләйсән дөньяга килә. Бүген алар икесе дә Уфада яшәп, эшли.
Гөлнәзирә Галиулла кызының хезмәт юлы спорт өлкәсе белән дә бәйле була. Ул Иске Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча тренер булып та эшли. Балалар белән эшләүнең бу юнәлеше дә аңа зур тәҗрибә бирә Һәр баланың характеры, сәләте төрле булуын, аларга бер үк таләп белән генә якын килеп булмавын тагын да яхшырак аңлый.
Ә 2002нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр аның тормышында “Кояшкай” балалар бакчасы аерым урын ала. Биредә ул башкорт теле укытучысы булып хезмәт итә. Еллар дәвамында аның янына төрле холыклы, төрле гаиләдән булган бихисап бала килә. Һәрберсе белән уртак тел табу, кечкенә күңелдә кызыксыну уяту — аның көндәлек хезмәте.
Бигрәк тә башкорт теленә мәхәббәт тәрбияләүгә ул зур игътибар бирә. Чөнки балачакта ишетелгән тел баланың күңелендә табигый рәвештә кабул ителә. Шуңа күрә Гөлнәзирә Галиулла кызы өчен башкорт теле аерым дәрес белән генә чикләнми. Ул балаларны көндәлек аралашуда, әкиятләр, җырлар, уеннар аша тел белән якынайта.
— Балаларга туган телне кечкенәдән үк ишеттерү бик мөһим. Алар сүзләрне уен, әкият аша тизрәк кабул итә. Башкорт телен өйрәнүне алар өчен кызыклы итәргә тырышам. Бала тел белән кызыксынса, үзе дә сораулар бирә башлый, яңа сүзләрне кабатлый, сөйләшергә омтыла, — ди героебыз.
Балалар бакчасында башкорт теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган мини-музей булдырылуы да очраклы түгел. Андагы материаллар балаларга халыкның мәдәни мирасы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Кайбер әйберләрне китаптан укып кына белү бер хәл, ә үз күзең белән күрү, аның турында укытучыдан ишетү — бөтенләй икенче. Кечкенә бала өчен мондый мохитнең әһәмияте зур.
Гөлнәзирә Имамова балаларга телне генә өйрәтми, аларны башкорт халкының әкиятләре, фольклоры, йолалары белән дә таныштыра. Шул рәвешле бала өчен тел аерым фән булып калмый, ә халыкның яшәү рәвеше белән бәйле зур бер дөньяга әйләнә.
Бу эш конкурсларда да дәвам итә. Тәрбияләнүчеләре район, республика, төбәкара бәйгеләрдә катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар. “Урал батыр”, “Һомай”, “Саумы, саумы, әкият!” һәм башка конкурслар балаларга башкорт телендә чыгыш ясарга, әкиятләрне, фольклор әсәрләрен өйрәнергә, сәхнәдә үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә.
Мондый чыгышларның иң мөһим нәтиҗәсе җиңү генә түгел. Бала башкорт телендә берничә җөмлә әйтә, яңа сүзләр өйрәнә, әкият тыңлый, аның мәгънәсен аңларга тырыша. Кичә генә телне аз белгән сабыйның берничә айдан соң сәхнәгә чыгып башкортча чыгыш ясавы — тәрбияче өчен үзе бер зур сөенеч.
Гөлнәзирә Имамова үзе дә һөнәри бәйгеләрдән читтә калмый. Ул педагог буларак төрле конкурсларда актив катнаша, үзенең тәҗрибәсен, эш алымнарын хезмәттәшләре белән уртаклаша. Соңгы еллардагы уңышларының берсе — “Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүче ел педагогы-2025” район конкурсында җиңүе. Район этабында беренче урын яулаган педагог республика этабында да үз осталыгын күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясый. Мондый бәйгеләр аның өчен хезмәтенә нәтиҗә ясау гына түгел, ә яңалык өйрәнү, тәҗрибә туплау һәм үзен һөнәри яктан камилләштерү мөмкинлеге дә булып тора.
— Баланың беренче тапкыр башкортча сөйләшә башлавын күрү зур куаныч. Аларның күзләрендә кызыксыну күренә. Кайвакыт бер сүзне дөрес әйтер өчен дә күп тапкыр кабатларга туры килә. Әмма бала үзенең булдыра алуын аңлагач, үзе үк өйрәнергә теләк белдерә башлый, — ди Гөлнәзирә Имамова.
Аның хезмәтендә иң мөһиме балаларга телне мәҗбүри рәвештә түгел, ә кызыклы итеп җиткерү. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен дөньяны танып-белү уеннан, аралашудан башлана. Әкият тыңлап, җырлап, уеннарда катнашып, милли әйберләр белән танышып, ул телне дә, мәдәниятне дә бергәләп үзләштерә.
Гөлнәзирә Галиулла кызының үзенә дә балалар белән эшләүнең нәкъ шушы ягы якын. Кырык елга якын хезмәт юлына борылып караганда, ул үзенең балачактагы уенын чын һөнәргә әйләндерә алганын күрә. Ә кечкенә вакытта “укытучы” булып уйнаган кыз бүген инде үзе балаларга белем һәм тәрбия бирә, аларны туган телләрнең берсе булган башкорт теле белән таныштыра.
Аның хезмәте республика һәм ил күләмендә дә бәяләнгән. Гөлнәзирә Имамова – Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының аерымлык билгесе иясе. Шулай ук Россия Федерациясе, Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Тәрбияче-укытучы өчен хезмәтенең иң зур нәтиҗәсе балаларның туган телендә яңа сүз өйрәнүендә, әкиятне кызыксынып тыңлавында, бәйгедә сәхнәгә чыгып үз телендә чыгыш ясарга омтылуында. Кечкенә чакта күңелгә кергән сүзләрнең еллар узгач та онытылмавы билгеле. Бәлки, бүген “Кояшкай” балалар бакчасында беренче тапкыр башкортча шигырь сөйләгән бала, күп еллардан соң, шул мизгелне елмаеп искә алыр.
Телне саклау да шундый кечкенә адымнардан башлана. Укытучы өчен бер өйрәнелгән сүз, сөйләнгән әкият, башкарылган җырның мәгънәсен аңлау— барысы да мөһим. Гөлнәзирә Имамова балалар күңеленә башкорт теленең тәүге авазларын, халык мәдәниятенә кызыксынуны нәкъ менә шушы балачак чорында “сеңдерә”. Һәм, бәлки, аның хезмәтенең иң зур кыйммәте дә шундадыр – туган тел бала өчен дәрес түгел, ә балачакның бер матур өлеше булып күңелдә калсын.