Новости
25 Сентября , 11:39

Балтачлылар табигатьне чистартуга кушылды

Балтачлылар «Вода России» экологик акциясе кысаларында уздырылган «Берег добрых дел» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Балтачлылар табигатьне чистартуга кушылдыБалтачлылар табигатьне чистартуга кушылды
Балтачлылар табигатьне чистартуга кушылды

Балтачлылар «Вода России» экологик акциясе кысаларында уздырылган «Берег добрых дел» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге чараның төп максаты — яр буйларын чүп-чардан чистарту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм әйләнә-тирә мохитне чиста тотуга игътибар җәлеп итү.

Акция барышында катнашучылар яр буйларында көнкүреш калдыкларын, пластик һәм башка чүп-чарны җыеп, махсус урыннарга чыгарды. Чиста яр буе — кешеләр өчен дә күңелле ял урыны, сулыклар өчен дә мөһим шарт.

Акциядә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та катнашты. Ул мондый чараларның мөһимлеген билгеләп, сулыкларны һәм аларның тирә-як территорияләрен чиста тоту һәркемнең уртак бурычы булуын ассызыклады.

Райондашларыбызның әлеге акциягә кушылуы туган як табигатенә битараф булмауларын күрсәтә. «Вода России» акциясе кысаларында мондый чараларның үткәрелүе елга буйларын чисталыкта тотарга ярдәм итә.

Автор:
Читайте нас