Новости
24 Сентября , 16:35

Балачак хыялы һөнәргә әверелгән

Кайбер һөнәрләрне кеше очраклы рәвештә сайлый, ә кайберләренә балачактан ук күңел тартыла. Лилия Асрарованың да укытучы булу теләге кечкенәдән үк күңелендә яши. Балалар белән эшләүгә кызыксыну аны мәктәп елларыннан ук озата килә. Бүген инде ул — Штәнде урта мәктәбендә күп еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты укытып, укучыларына белем генә түгел, ә үз фикереңә ышанырга, эзләнергә, матурлыкны күрә белергә өйрәткән тәҗрибәле педагог.

Балачак хыялы һөнәргә әверелгәнБалачак хыялы һөнәргә әверелгән
Балачак хыялы һөнәргә әверелгән

Кайбер һөнәрләрне кеше очраклы рәвештә сайлый, ә кайберләренә балачактан ук күңел тартыла. Лилия Асрарованың да укытучы булу теләге кечкенәдән үк күңелендә яши. Балалар белән эшләүгә кызыксыну аны мәктәп елларыннан ук озата килә. Бүген инде ул — Штәнде урта мәктәбендә күп еллар дәвамында рус теле һәм әдәбияты укытып, укучыларына белем генә түгел, ә үз фикереңә ышанырга, эзләнергә, матурлыкны күрә белергә өйрәткән тәҗрибәле педагог.

Лилия Гатуф кызы мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама педагогия колледжында белем ала, соңрак Бөре дәүләт педагогика институтының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетында укый. Мата авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ары таба өч ел Начар авылы мәктәбендә укытучы һәм директор вазифаларын башкара. 2007нче елдан бирле аның хезмәт юлы Штәнде урта мәктәбе белән бәйле. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча яңадан әзерлек үтеп, үзенең һөнәри юлын әлеге юнәлештә дәвам итә.

— Мин үземне бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Балалар белән эшләү, аларның үсешен күрү, уңышларына сөенү миңа көч бирә. Һәр бала — үзенә аерым дөнья, шуңа күрә укытучыга да һәрвакыт эзләнергә, яңа алымнар табарга туры килә, — ди Лилия Гатуф кызы.

Еллар узган саен укытучының тәҗрибәсе генә түгел, дәрескә карашы да байый. Лилия Асрарова өчен дәрес — әзер белемне укучыга тапшыру гына түгел. Ул баланы уйларга, сорау бирергә, җавапны үзе эзләп табарга кызыксындыруны мөһим саный. Шуңа күрә аның дәресләрендә төрле эш формалары урын ала: лекция һәм семинардан башлап викторина, уен-сәяхәткә кадәр. Проблемалы укыту элементлары, мультимедиа технологияләре, презентацияләр һәм видеоматериаллар да дәреснең эчтәлегенә яраклашып кулланыла.

Әдәбият дәресендә бу аеруча мөһим. Чөнки әдәби әсәрне аңлау өчен сюжетны белү генә җитми, анда күтәрелгән мәсьәлә турында үз фикерең булуы да кирәк. Мөгаллимә укучыны шул фикергә алып бара: әсәрне укырга, уйланырга, чагыштырырга, үз сүзеңне табарга өйрәтә. Бәлки, шуңа күрә дә Лилия Гатуф кызы белән шөгыльләнгән балалар арасында әдәбиятка, иҗатка һәм тикшеренү эшенә кызыксынучылар күп.

Аның укучыларының нәтиҗәләре дә моны раслый. Ел саен мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, әдәби һәм иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Алар арасында муниципаль һәм республика этабы җиңүчеләре, призерлары, төбәкара һәм бөтенроссия конкурсларында уңышка ирешүчеләр бар. Кайбер укучылар берничә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә үз нәтиҗәләрен яхшыртып килә. Бу бер тапкыр ирешелгән уңыш түгел, ә сәләтне күреп, аны эзлекле рәвештә үстерүгә корылган хезмәт нәтиҗәсе.

Укучылары арасында фәнни-тикшеренү юнәлешен сайлаучылар да бар. Алар туган як тарихын өйрәнә, әдәбият белән бәйле темаларга мөрәҗәгать итә, үз эшләрен конкурсларда һәм конференцияләрдә тәкъдим итә. Мәсәлән, Илнара Асрарованың соңгы елларда гуманитар һәм филологик юнәлештәге тикшеренү эшләрендә берничә тапкыр югары нәтиҗәләр күрсәтүе шундый эзләнүләрнең дәвамлы булуын күрсәтә. Башка укучыларның төрле инша һәм әдәби иҗат бәйгеләрендәге уңышлары да Лилия Гатуф кызы эшенең төрле юнәлешләрен ачып бирә.

Укытучының үзе дә һөнәри яктан үсүдән туктамый. 2023нче елда ул “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” район конкурсында лауреат исеменә лаек була. Шул ук елда “Аксаков укулары” республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Аксаков әсәрләре мисалында әдәбият дәресләрендә уку грамоталылыгын үстерү темасына фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итә. 2025нче елда исә остазлык мәсьәләләренә багышланган төбәкара конференциядә үзенең педагогик тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аның бу чыгышы буенча әзерләнгән мәкалә фәнни электрон библиотекада да урнаштырылган.

Остазлык темасының аның өчен аерым мәгънәсе бар. Чөнки үзе дә хезмәт юлын башлаганда төрле вазифаларда эшләп, тәҗрибә туплаган педагог. Бүген инде аның белем һәм тәҗрибәсе укучылар белән эшләгәндә генә түгел, район күләмендәге имтиханнарны тикшерүдә дә кирәк. Лилия Гатуф кызы Бердәм дәүләт имтиханы буенча районда укучыларның эшләрен тикшерүче экспертлар төркемендә катнаша.

Укытучының хезмәтен бәяләгәндә саннар һәм грамоталарны гына әйтеп үтү җитмидер. Алар, әлбәттә, педагогның эшенә бирелгән рәсми бәя. Үзенең дә грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бихисап. Педагог хезмәтенең иң зур бәясе, мөгаен, кәгазьдәге рәхмәт сүзләрендә түгелдер, ә еллар узгач та укытучысын җылы итеп искә алган укучылардыр. Кемдер аның дәресләрендә әдәбиятка кызыксыну таба, кемдер беренче фәнни эшен яза, ә кемдер сәхнәгә чыгып, яраткан әсәреннән өзек укый. Укучының үзенә ышанычы артуы, фикерен курыкмыйча әйтә башлавы да укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе.

Лилия Гатуф кызы өчен мәктәп тормышы гаилә тормышы белән дә янәшә бара. Тормыш иптәше Илфат Фәгыйть улы белән ике кыз тәрбиялиләр. Өлкән кызлары Юлия Уфа юридик институтында тикшерүче һөнәрен үзләштерә, кече кызлары Илнара 9нчы сыйныфта белем ала.

Балачакта туган хыялның еллар үткәч тә үз кыйбласын югалтмавы сирәк очрый торган бәхеттер. Лилия Асрарова өчен укытучы булу — инде күп еллар элек сайланган һөнәр генә түгел, ә балалар белән бергә “үсәргә”, үзең дә яңалыкка омтылырга мөмкинлек биргән тормыш юлы. Аның хезмәте көн саен дәресләрдән, сораулардан, эзләнүләрдән һәм кечкенә генә җиңүләрдән тора. Ә шул җиңүләрнең иң мөһиме — укучының белемгә кызыксынуы уяну, үз көченә ышануы һәм мәктәптән зур тормышка үз юлын табып чыгуы.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас