

Икенче истәлекле тукталыш урыны Павловка сусаклагычы булды. Ул Башкорстанның Нуриман, Караидел, Благовещен районнары территориясендә Уфа (Караидел) елгасында урнашкан иң зур ясалма сулык. Гид Галина Павлова шушы сусаклагычны төзү тарихы белән кыскача таныштырып үтте. Бүгенге көндә Павловка сусаклагычы Башкортстанны электр һәм су белән тәэмин итүдән тыш, төбәкнең иң зур танылган туризм, ял итү үзәге буларак популяр.
Юкка гына аны икенче Швейцария дип йөртмиләр. Биек тауларда — агачлар. Балтачлылар барган көнне көн чалт аяз торды, күктә бер болыт әсәре дә күренмәде. Җәйге көн мени? Төрле төсләргә буялган агачлардан күзне алып булмый. Барысы да фото төшерә, мизгелне туктатып калырга тырыша. Таулардагы зур-зур ташларга карап аптырый. Искиткеч матур табигать белән хозурлану өчен ярый килгәнмен, дип сөенә. Шөкер итә белгәннәре сабый балалар сыман шатлана.
Ары таба балтачлылар озак еллар яратып эчкән Красный Ключ чишмәсе чыккан урынга юлландылар.
Нуриман районында урнашкан Красный Ключ ( Кызыл Чишмә) Россиядәге иң зур, ә Европада зурлык буенча икенче урында торган карст су чыганагы. Уникаль табигать һәйкәленең тарихы гасырларга барып тоташа.
Гид Галина Павлова аның тарихыннан кызыклы фактларга тукталды. Чишмә шулкадәр көчле ага, секундына 15 кубометр су ургылып чыга. Су ел әйләнәсенә салкын, аена, көненә карамый бертөрле температурада тора, ул кышын да туңмый.
1920нче елга кадәр бу чишмә Белый Ключ ( Ак Чишмә) дип йөртелгән. Бу исем аның үзенчәлекле известьлы төсенә бәйле булган. Октябрь революциясеннән соң биредә кәгазь фабрикасы булдырганнар. Чишмәгә идеологик яңа исем биргәннәр — Красный Ключ дип йөртә башлаганнар.
Бүген чишмә буенда зур парк зонасы булдырылган, балтачлылар бөтен ил буенча су саткан чишмә янында истәлеккә фото төште. Зәңгәрсу яшел төстәге су фонын аеруча яраттылар. Аның искиткеч матур табигатенә сокландылар. Шешәләренә Красный Ключ чишмәсеннән су алды.
Нуриман районының үзәге —Красная Горкада ( Кызылъяр) урнашкан хатын-кызлар монастыренә сәяхәт кылды.
Кайтыр юлда эксурсовод Галина Павлова үзе язган тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды. Балтачлылар да тартынып тормады, үзләрен сәләтле һәм иҗади итеп күрсәтте. Көндәшледән Зимфира Гыйльметдинова Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк” шигырен сөйләде, ары таба өлкәннәр бергәләшеп татарча җырлап кайттылар. Ерак ара сизелмәде дә.