

- Алия мәктәп елларыннан яхшы укуы, чараларда актив катнашуы белән аерылып торды. Укуда гел яхшы билгеләренә генә өлгәште. Рәлиф Нурисламовның акчалата дипломына да лаек булды. Мәктәпне кызыл аттестатка тәмамлап артабан укуын дәвам итте. Башкача була да алмый. Алия Хаҗиева - Башкортстанның атказанган укытучысы, туган як тарихын өйрәнүче, районыбызның Почетлы гражданины Наил Хаҗиевның оныгы. Уңышлар сиңа, Алия! - ди участок сайлау комиссиясе рәисе, Алия Шамил кызының элекке укытучысы Рита Кәшфуллина.