

Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында уникенче ел производствога өйрәтү мастеры булып эшли ул. Сайлау комиссиясендә салган хезмәте ун ел белән исәпләнә.
"Эльза Дамировна эшкә җаваплы карый. Быелгы гомер бәйрәме Дәүләт Думасына сайлаулар белән истәлекле",- ди комиссия әгъзасы Фания Харисова.
Гаиләсе өендә әзерләнеп көтәчәк Эльза Нуриеваны. Тормыш иптәше Ильяс Нуриев белән өч бала тәрбияләп үстерә алар.