Новости
20 Сентября , 03:39

Балтач районының 101 яшьлек кешесе үз тавышын бирде

Берничә ел элек ул сайлау участогына үз аяклары белән барып, сайлап кайткан булган. Быел инде аны өенә килеп сайлаттырдылар.

Балтач районының  101 яшьлек кешесе үз тавышын бирдеБалтач районының  101 яшьлек кешесе үз тавышын бирде
Балтач районының 101 яшьлек кешесе үз тавышын бирде

Богдан авылында яшәүче Миңнинур Хөсәенова ул. Миңнинур Исхак кызына 101 яшь. Бер гасырдан артык гомер кичергән  райондашыбызны язмыш төрле яклап сынаса да ул бирешмәгән, һәрвакыт хәрәкәттә булган. 

Миңнинур Исхак кызы  1925 елның 28 мартында Богдан авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әниләре Миңнинур кечкенә вакытта  фани дөньяны калдырып китә. Дүрт сыйныф белем алу форсат тия аңа. Кечкенә вакыттан  Миңнинур  әтисе белән көтү көтә. Авылдан дүрт километр ераклыкта урнашкан Сарыкүлгә йөриләр. Ары таба ул сыер савучы булып  эшли. Шул вакытларда Богданнан Карышка кадәр сөт ташыганнары хәтерендә уелып калган. Сарыклар карый. Колхоз рәисе булып  Әнвәр Шәйхетдинов эшләгән мәлләрдә  тырыш хезмәте өчен бихисап медальләргә лаек була. Тырыш була. Ялгызы улын тәрбияләп үстерә. Бүген  йөзъяшәр әби улы Ринат, килене Гөлсинә белән гомер кичерә. 

 “Бер- ике ел элек кенә  Миңнинур әби кәртә аша сикереп чыга иде. Трактор арбасына сикереп менгәген дә күреп соклана идек. Ходай Тәгәла аңа сәламәтлекне җәлләмәгән. Авырлыклардан курка торган кеше түгел ул. Хәтере яхшы булды, кем кайчан туганын, үлгәненә кадәр  даталарны исендә калдыруына хәтта аптырый идек. Аралашырга ярата, ачык күңелле   мөлаем әбиебез ул,”— диләр якыннары. 

 Богадан авылының сайлау участогы комисстясе әгъзалары аны өенә килеп сайлаттылар.

Балтач районының  101 яшьлек кешесе үз тавышын бирде
Балтач районының 101 яшьлек кешесе үз тавышын бирде
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас