Югары Карыш авылындагы 1131нче сайлау участогында иртәдән үк сайлаулар оешкан төстә бара. Өлкәннәр дә, яшьләр дә активлык күрсәтә.
Сайлаучылар күтәренке кәефтә гражданлык бурычларын үти.
Зәбәрҗәт һәм Фирзан Гыйззәтуллиннар сайлау комиссиясе әгъзаларына сирень чәчәкләреннән гөлләмәләр алып килеп бүләк иткәннәр.
Бәйрәм кәефе бүләк итүче гаилә авылда хөрмәткә лаек кешеләр. Алар 3 баһадир ул үстергәннәр, бүгенге көндә 6 оныклары өчен яраткан зур әни һәм зур әти алар.