

Төп кагыйдә: суган туфрак катканчы тамырланып өлгерергә тиеш, ләкин яшел үсентеләр чыгарырга тиеш түгел. Гадәттә, бу процесс өчен 2-3 атна вакыт җитә. «Россельхозцентр» белгечләре бакчачыларга түбәндәге киңәшләрне бирә:
Җир сайлау һәм алдашлар
Суганны кузаклылардан (борчак, фасоль), бәрәңгедән, люцернадан яки кызыл клевердан соң утыртырга киңәш ителми. Бу культуралар суганны нематодалар белән зарарлау куркынычын арттыра. Шулай ук, бер урында суганны ике елдан артык рәттән утыртмагыз — өченче елга уңыш бик түбән булыр.
Туфракны әзерләү
Суган яхшы үссен өчен, туфракка фосфор һәм калий ашламалары кертергә кирәк — алар үсемлеккә кышны исән-имин чыгарга ярдәм итә. Суган йомшак, нейтраль туфракны ярата. Әгәр туфрак әче булса, түтәлгә көл өстәгез: ул туфракны йомшарта һәм кирәкле микроэлементлар белән баета.
Утырту схемасы:
Тирәнлеге: суганның очыннан өскә таба 5-6 см.
Суганнар арасы: 2-5 см (яз көне кайберләре тими калырга мөмкинлеген исәпкә алып, бераз куерак утырту хәерле).
Рәтләр арасы: 10-15 см.
Кышка капларгамы?
Кыраулар башлангач, түтәлне коры яфраклар яки ылыслы агач ботаклары белән капларга була. Җил очырып китмәсен өчен, өстеннән ботаклар белән бастырып куегыз. Әгәр сезнең төбәктә кышлар карлы булса, өстәмә каплау кирәкми.
ФДБУ «Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге»нең Балтач районара бүлеге баш агрономы Рәүзәнә Хаматнурова.