Новости
15 сентябрь , 16:31

Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Кайбер көннәр авыл тарихында аерым урын алып кала. Көндәшле авылы өчен бүгенге көн шундыйлардан. Биредә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларын — рядовой Альмир Карамов һәм кече сержант Илдар Нуриевны зурлап искә алдылар. Авылда аларның якты истәлегенә мемориаль такталар ачылды.

Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылдыКөндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Кайбер көннәр авыл тарихында аерым урын алып кала. Көндәшле авылы өчен бүгенге көн шундыйлардан. Биредә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларын — рядовой Альмир Карамов һәм кече сержант Илдар Нуриевны зурлап искә алдылар. Авылда аларның якты истәлегенә мемориаль такталар ачылды.

Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, махсус хәрби операция ветераны Илсур Хафизов, район Хакимияте вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.

Альмир Карамов 1993 елда Көндәшле авылында Рәүфә һәм Айрат Карамовлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Һөнәр үзләштергәннән соң Сыктывкар шәһәрендә Ватан алдындагы изге бурычын үти.

2025 елның 4 гыйнварында Альмир Айрат улы Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. 26 октябрьдә Донецк Халык Республикасының Первое Мая поселогы янында барган каты алышларның берсендә батырларча һәлак була.

Илдар Нуриев 1992 елда Караидел районының Тайкаш авылында күп балалы гаиләдә беренче бала булып туа. Соңрак Нуриевлар гаиләсе Рәхимкүл авылына күченеп килә.

Хәрби хезмәт Илдарның тормышында аерым урын алып тора. 2010 елда Кораллы Көчләр сафларына алынган егет башта Ставрополь краенда, аннан соң Воронеж шәһәрендә хәрби-һава көчләре составында хезмәт итә. 2012 елда армиядән кайткач, Кировоград шәһәрендә хезмәт юлын дәвам итә.

2024 елның 18 июлендә Илдар Тәлгать улы Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына юллана. Өлкән укчы вазифасында хәрби бурычын үтәгәндә, 23 августта батырларча һәлак була.

Егетләрнең икесе дә Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнә.

Митингта Көндәшле авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Фәйзельгаян Нартдинов, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче яугирнең әтисе Нәфис Хәмәтнуров, шулай ук хәрби бурычын үтәгән якташыбызның әнисе Рәфисә Морозова да җыелганнар алдында сүз алды.

Тантаналы чарадан соң очрашу яңартылган авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә авыл халкына концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук мәгълүмат төркеме авыл халкы белән очрашып, көндәлек тормышка кагылышлы сорауларны тыңлады. Яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

Көндәшле өчен бу көн — батыр авылдашларны искә алу, аларның исемнәрен туган җирдә мәңгеләштерү белән бәйле истәлекле дата. Авыл үзәгендәге ике мемориаль такта хәзер Альмир Карамов һәм Илдар Нуриев исемнәрен мәңгеләштереп, алар турындагы истәлекне киләчәк буыннарга җиткереп торачак.

Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Көндәшледә батыр якташлар истәлегенә мемориаль такталар ачылды
Автор:
Читайте нас