

Районда барлыгы 39 сайлау участогы ачылачак. Алар өч көн дәвамында иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшләячәк.
Бу сайлауда да яшәү урыны буенча түгел, ә уңайлы участокта тавыш бирү мөмкинлеге булачак.
Әгәр дә сезгә сайлау көннәрендә прописка буенча түгел, ә башка җирдә булырга туры килсә, бу проблема түгел. Моның өчен алдан гариза язып, үзегезгә уңайлы сайлау участогын сайларга мөмкин.
Территориаль сайлау комиссиясендә (ТИК) гаризалар 3 сентябрьдән үк кабул ителә башлады. 8 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 146 якташыбыз инде бу мөмкинлектән файдаланган.
Участок сайлау комиссияләрендә (УИК) гаризалар 9 сентябрьдән кабул ителә.
Гаризаны кайчан һәм кайда тапшырырга?
Гариза язарга теләүчеләр өчен эш графигы түбәндәгечә:
ТИКта: эш көннәрендә 12:00дән 20:00гә кадәр, ял көннәрендә 10:00дән 18:00гә кадәр.
УИКларда: эш көннәрендә 14:00дән 20:00гә кадәр, ял көннәрендә 10:00дән 14:00гә кадәр.
Игътибар: Гариза рәсмиләштерү өчен үзегез белән һичшиксез паспорт булырга тиеш.
Үз тавышыгыз — сезнең киләчәк, шуңа күрә актив булыгыз!
Неля Айдимирова фотолары