Новости
4 Сентября , 09:37

Полиция хезмәткәре сезгә нинди очракта шалтыратырга мөмкин?

Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның еш кына ведомство хезмәткәрләре булып шалтыратуын искәртә. Шикле шалтырату булганда аралашуны шунда ук өзәргә киңәш итәләр.

Эчке эшләр министрлыгы мошенникларның еш кына ведомство хезмәткәрләре булып шалтыратуын искәртә.

Полиция хезмәткәре гражданинга телефон аша аны полиция бүлегенә чакырырга кирәк булган очракта гына шалтыратырга мөмкин. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мошенниклар кешеләрне алдау өчен еш кына төрле ведомство вәкилләре булып шалтырата. Алар хокук саклау органнары, Үзәк банк, Социаль фонд, Федераль салым хезмәте һәм башка учреждениеләр исеменнән мөрәҗәгать итә ала.

Әгәр шалтыратучы куркыта яки янау белән сөйләшә икән, бу – мошенниклыкның ачык билгесе. Мондый очракта Ирина Волк аралашуны шунда ук туктатырга һәм телефонны куярга киңәш итә.

Автор:
Читайте нас