Новости
4 сентябрь , 05:15

Башкортстанга күрше төбәктә гаилә гөмбәдән агуланган: бала реанимациядә

Татарстанда үзләре җыйган гөмбәләрне ашаган гаилә хастаханәгә эләккән.

Ирле-хатынлы үзләре белән балаларын алып, урманга гөмбә җыярга барган. Алар майлы гөмбәләр һәм сыроежкалар җыйган дип уйлаган, әмма кәрҗингә ялгыш агулы гөмбә дә эләккән. Кичке аштан соң гаилә әгъзаларының хәле кискен начарайган, дип Бу “Татар-информ” агентлыгы 7нче шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә, дип яза ВТ үзенең сайтында.

Татарстанның баш токсикологы Алия Насибуллина сүзләренчә, хәзерге вакытта хатын-кыз реанимациядә, аның хәле авыр, әмма тотрыклы. Ир-атның хәле яхшырган, аны гомуми бүлеккә күчергәннәр. Ә баланың хәле авыр, ул ДРКБның реанимация бүлегендә ята.

Белгечләр искәрткәнчә, ел башыннан бирле республикада 26 кеше “бледная поганка”дан агуланган. Табиблар гөмбә ашаганнан соң укшыту, эч китү кебек билгеләр күзәтелсә, температура булмаса да, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга киңәш итә. Медиклар килгәнче ашказанын юдырырга кирәк.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас