

Айгөл Нафис кызы 1991 елда Иске Балтач авылында туган. 2018 елда Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалын тәмамлап, югары белем алган.
Аның хезмәт юлы Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегендә башлана. Үзенең тырышлыгы, җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы аркасында ул зур үсешкә ирешә:
2012 елда — үзәкләштерелгән сак пунктының дежур пульты операторы;
2019 елда — II категорияле инженер;
2022 елдан бүгенге көнгә кадәр — I категорияле инженер вазифасын башкара.
Айгөл Нафис кызы — хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнгән. Аның әти-әнисе дә гомерләрен әлеге оешмага багышлаганнар:
Әтисе — Нафис Кадим улы Мортазин, 2000–2013 елларда сак-янгын сигнализациясе электромонтеры булып эшләгән.
Әнисе — Ралена Солтанбәк кызы Мортазина, 1998–2014 елларда техник хезмәткәр булып хезмәт салган.
Айгөл Нафис кызы — үз районыбызның горурлыгы, яшь буын өчен лаеклы үрнәк. Ул үз эшен, гаиләсен һәм туган төбәген чиксез яратып яшәгән кеше.
Тормыш иптәше: Айрат Равил улы Шакиров белән Арина исемле матур, акыллы кыз үстерәләр. Хезмәттәшебезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, катлаулы хезмәтендә җиңеллекләр, уңышлар телибез.
Гөлшат Карамова, кадрлар белгече
Фото гаилә архивыннан.