Новости
3 Сентября , 04:23

Фирдүс Тямаевның гаиләсе авыр кайгы кичергән

Күптән түгел Фирдүс Тямаев социаль челтәрләрдә туганы Ранисның СВОда һәлак булуы турында хәбәр итте. Аны Нурлатта соңгы юлга озатканнар.

Җырчы сүзләренчә, туганы инде май аенда ук һәлак булган, тик гәүдәсен шактый вакыт узганнан соң гына алып кайтканнар.


«Ранис күршебез иде, ул миңа бертуган энекәш кебек иде. Алар минем бертуган энекәшем Фирзәр белән бик якын булдылар, бергә үстеләр. Махсус операция башланганнан бирле энекәшебезгә ярдәм итәргә тырыштык», – дип сөйли Фирдүс өченче буын туганы турында, дип яза ВТ үзенең сайтында.


Туганының үлеме турындагы хәбәр җырчыга Нурлаттан СВО зонасына гуманитар ярдәм белән барырга чыккач килеп ирешә. Алдан сөйләшү буенча, туганы аны каршы алырга тиеш була. Раниска аерым күчтәнәчләр дә әзерләгән була, тик илтеп тапшыру гына насыйп булмый.


«Без ике автобус, ике фура белән бардык. Раниста кунарга тиеш идек, аннан соң алга егетләр янына китәсе идек. Барып җитәргә 4–5 сәгать кала авыр хәбәр килде, ышанмадык. Май аеннан бирле көттек, ниһаять, Фирзәр Ранисны алып кайтып бара», – дигән иде ул.


Җырчының туганының позывное «Тямай» булган. Моңа кадәр тагын бер егетнең дә шундый ук позывной алганын һәм һәлак булганлыгын искә ала Фирдүс.

Җырчының һәм гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас