

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Тантаналы линейкада төбәк җитәкчесе укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды. Биредә өлешчә үзгәртеп кору үткәрелде, тышкы һәм эчке бизәлеш яңартылды, инженерлык челтәрләре алыштырылды, шулай ук яңа җиһазлар сатып алынды.
Моннан тыш, республика ярдәме белән мәктәп янындагы территория төзекләндерелде һәм спорт үзәге, шул исәптән воркаут-зона, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы җиһазландырылды.
Тантаналы линейкада Башкортстан Башлыгы балаларга һәм педагогларга уңышлы уку елы теләде.
— Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Чын күңелдән сезне 1 сентябрь, Белем көне белән котлыйм! Бүген республикада мәктәпләргә ярты миллионнан артык укучы килә, шул исәптән 41 мең беренче сыйныф укучысы белем дөньясына ишек ача гына. Уку елы кызыклы, якты һәм кояшлы булсын, – диде Радий Хәбиров. — Быел сез яңартылган корпуска килдегез. Сезгә уңайлы һәм заманча шартларда уку кызыклы булыр дип ышанам. Сезнең мәктәп үзенчәлекле, ул Русия Герое, сугышчы, спецназ төркеме командиры Максим Владимирович Серафимов исемен йөртә. Сезнең өчен бу зур дәрәҗә, һәм, әлбәттә, зур җаваплылык. Укучыларның барысына да яхшы укуларын, ә өлкән сыйныф укучыларына киләчәктә һөнәри әзерлек юнәлешен билгеләүләрен телим. Юлыгыз тигез һәм якты булсын. Барыгызны да бәйрәм белән, яхшы укырга һәм яхшы кәеф телим!