Новости
1 Сентября , 05:18

Укытучылар да яклауга мохтаҗ

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров педагогларны гаделсез мөнәсәбәтләрдән саклау зарурлыгын ассызыклады.

Укытучылар да яклауга мохтаҗУкытучылар да яклауга мохтаҗ
Укытучылар да яклауга мохтаҗ

Республика җитәкчесе мәктәпләрдә психологик спецназ эшләвен таләп итте. Ул 25 августта мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлар белән узган киңәшмәне искә төшерде. Мондый утырышлар квартал саен уздырылачак, мәгариф учреждениеләрендә хәвефсезлек мәсьәләсе даими контрольдә тотылачак.

Чит кешеләр мәктәп территориясенә үтеп керергә теләсә, автомат сигнал эшләргә тиеш. Башкортстан Башлыгы төбәкнең уку йортларында шундый ЯИ-технологияне кертүне республика вице-премьеры Олег Лига һәм мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга йөкләде. “Күз алдына китерегез: ЧОП хезмәткәре утыра, аның урыныннан 200 камера чыгарылган. Кеше барысын да күзәтә алмаячак. Мәктәп территориясенә үтеп керүнең теләсә кайсы омтылышында автомат рәвештә сигнал бирелергә тиеш, мондый технологияләр бар инде. Мәктәпләрдә пилот режимында әкренләп моны кертергә кирәк”, –─ дип белдерде Радий Хәбиров.

Ул педагогларны яклауны көчәйтү һәм укытучы статусын күтәрү мәсьәләсенә аерым тукталды. Төбәк җитәкчесе мәктәпләрдә эзәрлекләү проблемасына аерым игътибар юнәлтеп, педагогларны гаделсез мөнәсәбәтләрдән саклау зарурлыгын ассызыклады.

Автор:
Читайте нас