Новости
1 Сентября , 05:26

Кишерне кышка ничек дөрес итеп сакларга?

Сентябрь ае — кишер уңышын җыюның иң кулай вакыты. Ай башында уртача өлгергән сортларны алсак, сентябрь ахырына көзге сортларны җыю чираты җитә. Әмма уңышны бакчадан алу гына җитми, аны язга кадәр сыйфатлы итеп саклап калу — төп бурыч.

Кишерне кышка ничек дөрес итеп сакларга?Кишерне кышка ничек дөрес итеп сакларга?
Кишерне кышка ничек дөрес итеп сакларга?

Саклау кагыйдәләре:

Кышка бары тик зарарланмаган, сәламәт тамыразыкларны гына сайлап алыгыз.

Җыйганнан соң, кишерне яхшылап киптерергә һәм җилләтергә кирәк.

Саклау өчен иң кулай температура — 0...+2 градус җылылык.

Иң нәтиҗәле ысул — подвал яки базда ком тутырылган тартмаларда саклау.

Саклау шартлары бозылса, нинди авырулар куркыныч?
Температура һәм дымлылык режимы сакланмаса, кишер тиз бозыла:

Ак черек: тамыразыкта мамык кебек ак катлам барлыкка килә, тукымасы сулылана.

Соры черек: йомшак, соры-яшел төстәге «йонлы» таплар күренә.

Фомоз: кара таплар барлыкка килеп, кишернең эче череп җимерелә.

Юеш бактериаль черек: тамыразык ямьсез ис килеп, лайлалы массага әйләнә.

Ризоктониоз: тире астында кургаш төсендәге таплар һәм кара нокталар барлыкка килә.

Авыруларны кисәтү һәм көрәш чаралары:

Бакчада үскән чакта ук авыру үсемлекләрне күрсәгез, аларны шунда ук төптән алып ташлагыз.

Үсеш чорында биофунгицидлар кулланыгыз, әгәр зарарлану көчле булса — бакырлы препаратлар белән эшкәртегез.

Саклыкка куяр алдыннан «Фитоспорин-М,Ж» препараты белән дезинфекцияләү файдалы (1 литр суга 100 мл препарат кушып, 100 кг кишергә 1 литр эремә исәбеннән). Эшкәрткәннән соң кишерне һичшиксез яхшылап киптерегез.

Химик препаратлар кулланганда, инструкцияне игътибар белән укыгыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез.

Рәүзәнә Хәмәтнурова, «Россельхозцентр» үзәгенең Балтач районара бүлеге баш агрономы.


Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас