Новости
1 Сентября , 04:44

Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак

5-6 сентябрь көннәрендә Балтач районының Үзәк мәчетендә гошер сәдакасы кабул ителәчәк. Игелекле чара иртәнге сәгать 9:00дан  16:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачакБалтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак
Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак

Иске Балтачта оештырылган бу чара – ислам диненең күркәм гадәтләрен торгызуга юнәлтелгән мөһим вакыйга. Гошер сәдакасы – мөселманнарның үз бакчаларында һәм кырларында үстергән уңыштан (яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ашлык) бирелә торган зәкят төре. Бу гамәл Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итүне һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны аңлата. Игенчелек продуктларының уннан бер өлешен садака итеп бирү – мөселман кешесенең юмартлыгын һәм җәмгыятькә булган кайгыртучанлыгын күрсәтә.

Бу гыйбадәтнең нигезләре Коръән аятьләренә һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезнең хәдисләренә таяна. Дини чыганакларда җирдән алынган уңышның билгеле бер өлешен мохтаҗларга өләшүнең әһәмияте ассызыклана. Мәсәлән, табигый юл белән (яңгыр яки елга суы белән) сугарылган уңыштан гошер (1/10 өлеш) бирелсә, кеше хезмәте белән сугарылган уңыштан ярты гошер (1/20 өлеш) чыгарылуы турында хәдисләр бар.

Балтач районында яшәүчеләр өчен бу чара инде матур традициягә әйләнде. Районның Үзәк мәчет имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов билгеләп үткәнчә, быел һава торышының үзгәрүчән булуына һәм уңышның бер өлеше зыян күрүенә карамастан, халык үзе бу изге эшне оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән.

«Бу – безнең районда инде күптәннән килгән изге гадәт. Кемнең мөмкинлеге бар, барыгызны да бу саваплы эштә катнашырга чакырабыз», – ди Филүс хәзрәт.

Искәртеп үтәбез: гошер сәдакасын 5-6 сентябрьдә, 09.00-16.00 сәгатьләр аралыгында Үзәк мәчеткә китерергә мөмкин. Теләүчеләр рәхим итеп кушылыгыз.

Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак
Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак
Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак
Балтачта гошер сәдакасы җыю акциясе узачак
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас