Новости
31 Августа , 09:44

Туган көнендә батып үлгән

Фаҗига 30 август кичендә  теркәлгән.   Аңа нибары 22 яшь тулган, ул үзенең туган көнен үткәргән булган.

Туган көнендә батып үлгәнТуган көнендә батып үлгән
Туган көнендә батып үлгән

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хәбәре буенча, рөхсәт ителмәгән урында (Орджоникидзе районының “Локомотив” бакчачылар ширкәте тирәсендә) су коенганда Агыйдел елгасы ярында яшь ир-ат һәлак булган.

 Бу көнне аңа 22 яшь тулган, һәм ул үзенең туган көнен бәйрәм иткән. Яшьләр компаниясе белән су буенда ял иткәндә, егет елганы агым уртасында йөзеп чыгарга уйлаган.  

Кичә һава температурасы +13° градустан артмаган иде, су салкын, ә елагада агым көчле булган. Егет бакенга кадәр барып җиткән, ләкин кире  йөзгәндә бата башлаган.

Дуслары ярдәм итәргә тырышып караган, ләкин аны коткарып кала алмаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас