

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2027 елга эш һәм бәйрәм көннәре календарен тәкъдим итте. Башкортстанда федераль даталарга төбәк бәйрәмнәре дә өстәләчәк.
Яңа ел ялы 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Мартта берьюлы дүрт ял көне була – 6 марттан 9ына кадәр. 9 март Ураза гаетенә туры килү сәбәпле ял көне булачак.
Май аенда ике тапкыр өчәр көн ял итәчәкбез: 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр. Корбан бәйрәме 16 майга туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне 17 майга күчереләчәк.
Республика көне 11 октябрь дүшәмбегә туры килә – 9-11 октябрьдә өч көн рәттән ял итәчәкбез.
Тагын дүрт ял көне халыкны ноябрьдә көтә: 4нән 7 сенә кадәр. Ә 31 декабрь ял көне булачак.