

Башкортстанда республиканың Туймазы районы Нөркәй авылыннан югалган 17 яшьлек Иван Бараболины эзлиләр. Бу хакта «Башрегионспас» эзләү-коткару отрядында хәбәр иттеләр.
29 августта яшүсмер өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Югалганның билгеләре арасында - буе 162 сантиметр, гәүдәсе уртача, чәче һәм күзләре коңгырт төмтә. Югалган көнне ул капюшонлы кара толстовка, кара-соры джинслар һәм кроссовкалар кигән булган.
Иван Бараболиның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да 8(937)3-102-112 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: Горобзор.ру