

Башкортстанның Әбҗәлил районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Магнитогорск-аэропорт автоюлының бишенче чакрымында «Лада Х-Рей» һәм «Белжи Х50» машиналары бәрелешкән.
Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, капма-каршы бәрелеш нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән.
Һәлакәт урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Вакыйганың шартлары ачыклана.
Фото: Электрогазета